Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Төмән өлкәсенең Сәет авылында яңа мәчет ачылды

Кыш җиңел генә бирешкән шикелле булса да, март башлануга үзен сиздерде: көчле буран булып, кыш буена күрсәтмәгән салкыннарын җибәрде.

Нәкъ менә шул көннәргә билгеләнгән Яркәү районы, Сәет авылындагы мәчет ачылу тантанасына килергә план коручыларга зур сынау булды ул һава торышы. Шуңа да, алтынчы март көнне авылга мәчет ачылышына килгән кунакларны җирле мөселман дини төркеме җитәкчесе Нәфисә апа Тузмөхәммәтова күз яшьләре белән каршы алды, дип сөйләде Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. Фатыйх хәзрәт бу тантана барышы белән “Яңарыш” газетасы укучыларын да таныштырырга теләде.

- Килмәссез дип курыктым, рәхмәт, туганнарым, – дип сөенече ташыган иде Нәфисә апаның.

Куркырлык та булды шул: төн буена җил, кар котырды. Авыллардан, килә алмыйбыз, юлларны кар баскан, дип шалтыраталар. Минем юлаучыларым иртән үк барырга дип килеп куйдылар. Безгә карап башкалар да юлга кузгалдылар. Авылга юлларны чистартып йөриләр иде инде.

Сәет - Көнбатыш Себердәге борынгы татар авылларының берсе. Революциягә кадәр монда мәчет була, анда Мөсәгыйт Әминов указлы мулла булып хезмәт иткән. Имамның балалары да мәдрәсәдә дини белем алалар. Әхмәт репрессия михнәтләре аша үтеп, гомер азагына кадәр Төмән янындагы Боровский поселогында мулла була.

Колхозлар һәм совхозлар таркалганчы Сәеттә эре мөгезле терлекләрне симертү базасы урнаша, биредә эретелгән май җитештерәләр. Бүгенге көндә халык шәхси хуҗалык, балык тоту, урман байлыкларын җыю хисабына яши. Авылга җәен юл булмау да бер яктан файда: бар балык, урман җимешләре үзләренә генә эләгә, кырлар юклыгы рәхәтләнеп терлек асрарга мөмкинлек бирә. Авылда йөзгә якын йорт исәпләнә. Тугыз еллык мәктәп бар, шулай ук Нәфисә апа тырышлыгы белән ачылган медпункт эшли, - дип иң элек авыл белән таныштырды Фатыйх хәзрәт.

Сәеттә мәчет төзү эшен Тузмөхәмәтовлар күптән үзләренең максаты итеп куйдылар. Ун ел элек Төмәндә Мәүлид-ән-Нәби бәйрәмендә Нәфисә апаның тамашачылар залында “Мәчет төзелешенә” дигән тартмаларга акча җыюын күпләр хәтерлиләрдер әле. Шулай әкренләп “тамчыдан күл җыела” башлый.

Берничә еллар элек, “Алтын принцесса» тантаналар йортында үтә торган мөселман бәйрәмнәрендә Нәфисә апаның, мәчет төзелешенә, дип ярдәм сорап тартма белән йөргәнен хәтерлим.

Бу изге эшнең башлану сәбәбе дә бар: унбер ел элек апа һәм аның тормыш иптәше Нәҗип абый, Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, оныклары исән-сау дөньяга килсә, үзләрен исламга, мәчет төзелешенә багышларга вәгъдә бирәләр. Оныклары Исмәгыйльгә бүген 11 яшь, ул Төмәндә «бишле»гә генә укый, Коръән сүрәләрен өйрәнә, әби-бабасы белән намаз укый.

- Сәеттә җыелыш җыеп, имам итеп Мәлик Биктаһировны, мөселман төркеме җитәкчесе итеп Нәфисә Тузмөхәммәтованы сайлыйлар, - дип тарихка тукталып үтте Фатыйх хәзрәт. - Сәет халкы акча җыя башлый. Садака тартмасы төрле чараларда куелды.

Төмән өлкәсе татарларының ул чактагы милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Сабиров ярдәме белән мөселман дини төркеме кибетнең буш бинасын ярты бәясенә сатып алган. Түбәне сүтәргә, яңадан ябарга, бураны күтәрергә кирәк була. Яңа түбә ябылгач, электр кертүдә, бинаны җылытуда, манараны күтәрүдә башка авыллар да бушлай ярдәм тәкъдим итәләр.

Мәчетне төзүдә актив катнашканнарның барысы да тантаналы ачылыш көнендә милләт эшләре буенча өлкә комитетының, Яркәү районы администрациясе һәм Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын алдылар. Дини идарә башлыгы урынбасары Искәндәр Юсупов чарада катнашучыларның алкышлары астында Россия Федерациясе дини идарәсе җитәкчесенең Нәфисә Тузмөхәммәтованы «Казанышлары өчен» медале белән бүләкләү турындагы указын укыды. Аны тагын да милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә дини мөселман идарәсе Рәхмәт хатлары белән дә тәбрикләделәр.

Мәчетне ачуда Яркәү районы администрациясе башлыгы Евгений Золотухин катнашты. Чарада катнашучылар алдында районның имам-мөхтәсибе Фәрхәт Мәчитов, башка мөселман эшлеклеләре чыгыш ясадылар. Кунаклар арасында элекке указлы мулла Мөсәгыйт Әминов токымы вәкиле – Төмән районының Талымхан урта мәктәбе директоры Эльмира Садыйкова, Торбыдан пенсионер Минзифа Нигъмәтуллина да бар иде.

Тантаналы өлеш урамда узды һәм җил, буран комачаулап, озакка сузмадылар. Чыгышлар һәм бүләкләү эшләре мәчет бинасында дәвам итте. Мин үз чыгышымда җәннәтнең юллары бик авыр дип сөйләдем. Җәннәткә барам дигән кешегә юлында төрле авырлыклар очрый. Аз кеше генә шул киртәләрне үтә ала.

Ә җәһәннәмнең юлы киң, иркен, якты булыр. Ул юлдан күп кеше барыр.

Менә бүген дә, буран булуга карамастан, үзен мөселман дип санаган кеше курыкмады. Мәчет ачылуга Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә ышанып килделәр. Аллаһы Тәгалә булышты. Тырышып, курыкмыйчан баруыбыз җыелган халыкка зур этәргеч булды.

Соңыннан Г.Тукайның “Туган тел”ен сөйләп бирдем. Туган телне белү кирәклегенә басым ясадым.

Аллаһы йортының ишеге ачык, йөрүчеләр күп булсын.

 

 

 

 

 

Гөлнур ВӘЛИЕВА

"Яңарыш"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев