Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

"Таҗик хатынына сәдака биргәнче, әнә мәчеткә кертеп бир...". Сәдака бирү хикмәтләре

Мәчет, базар, юл асты кичүләрендә кулларын сузып хәер сорашып утыручылар байтак. Берьюлы мәчет янында баласын кочаклап утырган таҗик хатынына сәдака сузганымны күргән танышым, аларга биргәнче, әнә мәчеткә кертеп бир, саваплырак булыр, ди.

Бер караганда ул хаклы да кебек, аларның әрсезләнеп кулларын сузып утырулары, бәйләнеп акча сораулары ачуны китерә анысы. Әмма... Сәдакагә кагылышлы сорауларыбызга Казандагы "Гадел"мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров җавап бирә.

 

– Кулын сузып, ярдәм өмет итеп утыручыларга сәдаканы бирергә ярый. Ул кешенең, бәлки, ашарына ризыгы калмагандыр. Гаиләсе, балалары ачтыр. Бәлки, авыру булып, дәваланырга акчасы юктыр. Андыйларга ярдәм кулу сузу - саваплы гамәл. Ул нинди генә теләк белән акча теләнеп утырса да, әгәр дә аңа сәдака сузгансыз икән, савабы, һичшиксез, сезгә бара. Чөнки сез аны изге нияттән чыгып эшлисез. Ә инде ялкау булып, эшләргә теләге булмыйча соранып утыручылар үз гамәлләре өчен үзләре җавап бирәчәк. Бер тапкыр сорарга, ике тапкыр теләнергә була, ә менә инде ул гадәткә кереп китсә, болай да яшәргә була икән дип уйласа, бу бер дә матур күренеш түгел. Шундый бер риваять бар: Пәйгамбәргә бер ир кеше сәдака сорап килә. Пәйгамбәр аңардан: «Өеңдә нәрсә бар?» - дип сорый. «Бер шәл белән бер савыт бар», - ди теге кеше. Пәйгамбәр аңа шул өендәге савытны алып килергә куша. Савытны алып килгәч, янында җыелган дусларына: «Шушы савытны кем сатып ала?» - ди. Берсе ике дирһәм, берсе дүрт дирһәм вәгъдә итә. Савыт дүрт дирһәмгә сатыла. Сәдака сорап килүче кешегә Пәйгамбәр әйтә: бу акчалар сиңа, ике дирһәмгә ризык алып кайтып, гаиләңне ашат, калган ике дирһәмгә балта ал, аның белән эшләп, гаиләңне туендыр, ди. Моннан күренгәнчә, сәдака сорануны гадәткә кертергә кирәкми. Иң элек үз көчең белән тырышырга кирәк, мөмкинлегең йә сәламәтлегең булмаганда инде сәдака сорану гаеп түгел.

- Рөстәм хәзрәт, иң беренче чиратта сәдака кемгә тиеш?

- Сәдака беренче чиратта мескеннәргә, ятимнәргә, аннары мосафирларга бирелергә тиеш, алардан соң күңел нәрсәгә тарта, шуңа бирегез. Әмма хәрамга түгел. Мескеннәргә, ятимнәргә сәдака бирүнең кирәклеген әйтеп торасы юк, аны һәрберебез белә. Ә менә мосафирлар дигәндә, юлда барганда акчасын урлаткан яки югалткан, йә булмаса башка бәла-казага тарыган кешеләр күз алдында тотыла. Алар берәр шәһәрдәге хастаханәгә операция ясатырга яки берәр танышының хәлен белергә барырга мөмкин. Шундый авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә тиешбез. Иң хәерле сәдакаларның тагын берсе ул - якыннарыңа бирелгәне. Сәдака бирер кеше эзләгәндә башта якыннарың арасыннан эзләргә кирәк.

- Ярдәм итүнең нинди әҗер савабы бар?

- Әбү Һөрәйрә разый Аллаһу ганһе: «Пәйгамбәребез, мескеннәргә һәм тол хатыннарга ярдәм итүчегә Аллаһы Тәгалә үз юлында тырышлык күрсәткән кеше савабын, төне буе намазда утырып, ел буена көне буе ураза тоткан кешенең савабын бирер, диде», - дигән.

- Сәдака дигәндә күпләр акча бирүне күз уңында тота. Белүемчә, берәр изге гамәл эшләү дә сәдака санала?

- Әйе, сәдака дигәндә акча гына күз алдында тотылмый. Сәдака ул - мөселман кешесенең Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган үзенең вакыты, көче, хезмәте, акчасы, яхшы карашы, хәтта елмаю да сәдакага керә. Әйтик, җомга намазыннан соң анда килгән кешеләр мәчет ишегалдындагы карны чистартып куйса, җил өреп торган тәрәзәләрне җылыту җаен караса, бу да сәдака була. Чөнки ул аңа үзенең вакытын һәм көчен биргән булып санала. Шулай ук чишмә карау, күпер төзү, мәчет салу, мәдрәсә ачу, дини китаплар бастыру кебек кешеләргә файдалы эшләр башкару да - сәдака. Диндә сәдакаи җәрия, ягъни дәвамлы изге эшләр дигән әйбер бар. Мондый сәдака изгелек кылган өчен аны эшләгән кешегә гел савабы килеп тора торган сәдака. Кемдер ачкан чишмәгә килүчеләр, Аллага шөкер, эчәргә суыбыз бар, дип, аны эшләгән кешегә рәхмәт әйтсә, мәрхүм булганнан соң да, ул кешегә савабы барып тора. Кемдер ачкан мәдрәсәдә укучы балалар «амин» дип әйткән саен, савабы аңа бара. Бу да бик хәерле сәдака. Гомумән, нинди генә изге эш эшләсәң дә, ул сиңа савап булып барачак.

- Бурычка акча алып сәдака тарату дөрес түгел, диләр? Бу чынлап та шулаймы?

- Әйе, бурычка акча алып, сәдака тарату дөрес түгел. «Аны үзегезгә зыян килмәгән очракта гына бирегез» дигән хәдис бар. Сәдака дигәндә күз алдында акча гына тотылмый. Акча бирү ул сәдаканың бер төре генә. Әгәр дә синең берәрсенә яхшылык эшлисең килеп тә, акчаң юк икән, аның урынына син саваплы эш эшлә. Нинди хәләл изгелеккә вакытыбыз һәм көчебез сарыф ителсә, шул да сәдака була. Шуны да истә тотарга кирәк, сәдака ул - мөселман кешесенең үз теләге белән кылынган гамәле.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев