Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.
25 августта татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең һәлак булуына 77 ел тула. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге легендар татар шагыйрен искә алу көнен уздыра.
Вәкиллек сайтында хәбәр ителгәнчә, 25 августта, 12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында (Санкт-Петербург, Гаванская урамы, 18 йорт) шигырьләр укыячаклар, герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Чарада шагыйрьнең кызы Люция Җәлилова да катнашачак.
* Татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә Санкт-Петербургта һәйкәл 2011 елның 19 маенда ачылды. Аны Санкт-Петербургка Татарстан Республикасы бүләк итте. Урыны очраклы гына сайланмаган: Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Җәлил «Отвага» газетасы хәбәрчесе буларак өлкән политрук званиесендә Ленинград һәм Волхов фронтларында хезмәт иткән, әсирлеккә төшкән һәм концлагерьгә җибәрелгән. «Идел-Урал» татар легионы составында яшерен оешмада катнашкан. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/20-08-2021/sankt-peterburgta-geroy-shagyyr-musa-lilne-isk-alachaklar-5834444
Нет комментариев