Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Румыния татарлары VII Корылтай - Сабантуй фестивален оештырган

Фестивальдә татар һәм казах көрәшләре, барлыгы җиде чемпионат үткәрелгән.

Румыниядә яшәүче татарлар иганәчеләр ярдәме белән VII Корылтай - Сабантуй фестивале уздырган. Әлеге фестиваль Румыния көрәш федерациясе президенты Наим Белджин инициативасы белән җиде ел элек үткәрелә башлаган. Ул вакытта чарада дүрт ил катнашкан булса, быел исә 40 илдән 500 кунак килгән.

 

 

«Turquoise» комлыгына фестивальдә катнашкан халыкларның культурасы: җыр-биюләр, бәйгеләр, кул эшләре, ашлар тәкъдим ителде. Спорт программасына гына традицион спорт төрләре буенча җиде дөнья чемпионаты кертелгән иде. Татар көрәше, казах көрәше, төрки уеннардан – Тогыз кумалак, Асык ату, Садак ату, Таяк тарту чемпионатлары үткәрелде», - диде «Татар-информ»га Истанбулда яшәүче техник фәннәре кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.

 

 

Моннан тыш, бес асык, отелло, слинг, капчыкта йөгерү, аркан тарту, кабадди, кушти һ.б. фестивальдә катнашучы төрле халыкларның традицион бәйгеләре дә үткәрелгән. «Сыбай йөрү дә каралган иде», - диде ул.

«Күпсанлы инициативалар арасыннан I Халыкара «Мәдәни тәңгәллек: кеше хокуклары һәм Юнеско мәдәни мирасы» симпозиумын билгеләп үтәргә кирәк. Симпозиумда интеграция проблемалары белән шөгыльләнүче хөкүмәт органнары һәм учреждение вәкилләре дә катнашты», - дип аңлатты ул.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев