Киләсе елда Чечен Республикасының Шелково районында Сабантуй оештырылачак
30 июнь көнне Грозный шәһәрендә “Сабантуй” милли бәйрәме узды.
Бәйрәм Грозныйның үзәк мәйданында үтте, анда стильләштерелгән йортлар белән мәйданчыклар оештырылган иде. Бәйрәмдә 4 мең кешегә шурпа һәм чәйләр әзерләнде. Параллель рәвештә чүлмәк вату, кашык кабып һәм капчык киеп йөгерү кебек милли спорт төрләре буенча ярышлар узды. Барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашты.
Сабантуй – Татарстан белән Чечня арасындагы дуслыкны ныгытучы чара. Киләсе елда да Чечен Республикасында милли бәйрәмне үткәрү планлаштырыла. Ул Чечен Республикасының Шелково районында оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев