Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Кемеровода Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан стела ачылды

Кузбасста Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында тарихи юбилей уңаеннан истәлекле стела ачу тантанасы узды. Стела Кемерово шәһәренең җәмигъ мәчете территориясендә куелды.

Ул “Болгар – Көнчыгышка юл» проекты кысаларында Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды акчасына һәм Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов ярдәме белән урнаштырылды.

Стелада бер яктан Себер җирлегендә исламның таралашы турында хәбәр итә, икенче яктан Идел буенда 922 елда булган мәшһүр вакыйгаларның Россия өчен әһәмиятенә игътибарны юнәлтә. Аерым алганда, стелада түбәндәге сүзләр язылган: “Борынгы елъязмалар XIV гасырда Себернең көньягында Исламның тарала башлавы турында сөйли. Себер җирлегендә яшәүче төрки телле халыкларга ислам дине Урта Азиядән, Идел буеннан тагын да иртәрәк үтеп кергән. Бүгенге көндә ислам дине Кузбассның дини тормышында мөһим урын алып тора”. Истәлек билгесендә шулай ук Коръәннең “Фатиха”, “Әл-Маидә” сүрәләреннән аятьләр китерелгән... Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү хакында да мөһим сүзләр телгә алынган: “922 елда Ислам дине Идел Болгарстанының дәүләт диненә әверелә – Болгар дәүләтенең территориясе һәм халыклары вакытлар узгач үзенең теле, мәдәнияте һәм дине белән Россиянең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Шулай итеп мең ел элек безнең уртак Ватаныбыз булган Россия тарихында яңа битләр ачыла, ул гасырлар дәвамында Ислам дине Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ исеме белән бәйле”.

 

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев