Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Фирганә шәһәрендәге Сабантуйда чәкчәк күргәзмәсен тәкъдим иткәннәр

«Кунаклар «Иң яхшы чәкчәк» һәм «Татар мәдәнияте темасына иң яхшы балалар рәсеме» өчен тавыш бирде, татар милли ашлары тәкъдим ителде», - диде Альбина Кәримова.

 

Фирганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге Фирганә шәһәренең өлкә рус драма театры мәйданчыгында Сабантуй бәйрәме уздырган.

«Кунакларны Үзбәкстан Республикасы Милли гвардиясенең Фирганә өлкә мәктәбе осталары каршы алды. Театр фойесында кунаклар «Иң яхшы чәкчәк» һәм «Татар мәдәнияте темасына иң яхшы балалар рәсеме» өчен тавыш бирде, татар милли ашлары тәкъдим ителде, бәйрәмне «Яшь күңел» ансамбле башлап җибәрде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Фирганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Альбина Кәримова.

Концертта «Күбәләгем», «Кувасайның татар кызлары», Фирганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге коллективлары, «Ясмин» классик һәм көнчыгыш бию коллективы, «Байсан» бию театры, «Чансон» Корея мәдәни үзәге ансамбле, Төрек мәдәни үзәгенең иҗади труппасы, «SAMO» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясаган.

 

 

«Көрәшчеләр күрсәтмә көрәш оештырды, һәр коллективка Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Номерлар арасында балалар һәм өлкәннәр өчен бәйге үткәрелде. Җырчы һәм алып баручы Руслан Гайнанов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, баянчы Айнур Моратов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Галимовның чыгыш ясады», - диде ул.

Сабантуй Фирганә өлкәсе хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Фирганә өлкәсе Татар мәдәни үзәге коллективы, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге ярдәмендә узды. Сабантуйның режиссеры һәм алып баручысы – Үзбәкстан дәүләт яшьләр театры актрисасы, Фирганә өлкәсе рус драма театрының әдәби бүлек мөдире Адилә Абдышаева.

 

 

Альбина Кәримова Ташкент шәһәрендә сабантуй Үзәк паркта (Тельман паркы) 19 июньдә 10.00 сәгатьтә узачагын әйтте.

Аның әйтүенчә, 18 майда сабантуй Ташкент өлкәсенең Карши шәһәрендә театр мәйданында узган. 29 майда сабантуй Ташкент өлкәсенең Янгиюль шәһәрендә Алишер Навои исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында, 5 июньдә Бохара шәһәрендә оештырылган.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев