Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Белоруссиядә «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны искә алдылар

Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровенск районында һәлак була.

10 апрельдә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны искә алып, аның һәйкәленә чәчәк салдылар.

Композиторны искә алу чарасында Дубровенск районы хакимияте вәкилләре, Татарстаннан килгән Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар Вахит ИмамовЛәбиб Лерон, "Татар-информ" хәбәрчесе катнашты.

Казаннан Белоруссиягә бер атналык сәфәр белән делегация килүен алдарак хәбәр иткән идек.

Дубровно шәһәре үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбе 2017 елдан бирле Фәрит Яруллин исемен йөртә. Мәктәп бакчасында композиторга һәйкәл куелган.

 

 

Дубровенск районының төбәк тарихын өйрәнү музеенда Фәрит Яруллинга багышланган аерым витрина бар. Бирегә композиторның берничә фотографиясе, биографик белешмәсе, әсәрләренең ноталалары, "Шүрәле" балеты афишалары, 2017 елда һәйкәл ачу тантанасыннан фотографияләр куелган.

 

 

Танылган татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровенск районында һәлак була. Аның җәсәде «Рыленки» каберлегендә җирләнгән. Каберлектә 9,5 мең Советлар Союзы солдаты күмелгән. Мемориаль ташларга татар фамилияләре күпләп язылган. Алар арасында Фәрит Яруллин исеме дә бар. Һәйкәл янында булган делегация «Рыленки» каберлегенә дә чәчәкләр салып, сугышта һәлак булган ватандашлар рухына дога кылды.

 

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев