Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Байкал аръягы крае филармониясендә татар җырлары яңгырады

Чита шәһәрендәге О.Л. Лундстрем исемендәге Байкал аръягы крае филармониясендә татар җырлары яңгырады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Зал тулы милләттәшләребез каршында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, шулай ук «Балачак шәһәре» (»Город детства») балалар ансамбле (җитәкчесе Елена Иванова (Баязитова) ) чыгыш ясады», диелә хәбәрдә.

Тамашачыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул Байкал аръягы крае татар иҗтимагый оешмасы активистларына Бөтендөнья татар конгрессы медален һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев