Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска Татарстан әләмен алып менгән
Сүз һәм гамәл

Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска Татарстан әләмен алып менгән

«Йөрәгем түзмәс дип курыктым, бүтән болай организмны мыскыл итмәм», — ди җырчы.

Америкада яшәүче җырчы Иделия Марс Эльбруска менгән һәм биредә Татарстан әләме белән фотога төшкән.

«Мин булдырдым! Юлны тулаем үзем үтәргә булдым. Моңа төркемебездән бары 2 егет кенә батырчылык итте. Һәм, әлбәттә, мин. Эльбруска менү 12 сәгать тәшкил итте. Бу бик катлаулы һәм куркыныч, сез моны хәтта күз алдыгызга ди китерә алмыйсыз», — дип бүлешә ул Инстаграм аккаунтында. 

 

"Татар-информ"


Нет комментариев