Данлы тарихлы Биләр
Татарстанның нәкъ уртасында риваятьләрдә сакланып калган Хуҗалар тавы, Изгеләр чишмәсе, Кызлар тавы дигән урыннары белән дан тоткан Биләр бар. Ул - элек-электән илебез тарихында гына түгел, ә дөнья тарихында да тирән эз калдырган төбәк. Әле Х-XIII гасырларда ук данлы Олуг шәһәр - Биләр турында ишетмәгән сәүдәгәр булмагандыр! Бу шәһәрне күрергә...
Татарстанның нәкъ уртасында риваятьләрдә сакланып калган Хуҗалар тавы, Изгеләр чишмәсе, Кызлар тавы дигән урыннары белән дан тоткан Биләр бар. Ул - элек-электән илебез тарихында гына түгел, ә дөнья тарихында да тирән эз калдырган төбәк. Әле Х-XIII гасырларда ук данлы Олуг шәһәр - Биләр турында ишетмәгән сәүдәгәр булмагандыр! Бу шәһәрне күрергә дип дөньяның төрле якларыннан сәяхәтчеләр килгәнлеге дә билгеле. Алар арасында гарәп географы әл-Бәлхи (Х гасырның беренче яртысында яшәгән), Андалузиядән (Испания) килүче әл-Гарнати (XII гасыр уртасында яшәгән, ул Болгарстанда ике тапкыр булган), әл-Җәвалики (XII гасырда яшәгән), әл -Җувәйни (XIII гасыр фарсы тарихчысы) бар. Алар барысы да Чирмешән елгасы буенда урнашкан Биләрнең зурлыгы, матурлыгы, халкының күплеге, һөнәрчеләренең уңганлыгы-осталыгы, йортларның нараттан, ә диварларның имәннән төзелгәнлеге турында язып калдырган. 992 елда Багдадтан килгән гарәп илчесе Әхмәт ибн Фадлан монда үткәргән һәр көне турында көндәлек язган.
Музей урта гасырларда ук Биләр зәркәнчеләре тарафыннан, 2000 гә якын алтын бөртек кушып эшләнгән, алтын алка кертеп ясаган борынгы көмеш көзге белән "каршылый". Монда Олуг шәһәр һөнәрчеләренең эшләнмәләре дә экспонат итеп куелган. Алар: тимерче-металл осталары ясаган йозаклар, көнкүрештә кирәкле әйберләр, сугыш кораллары һәм сәүдәгәрләр өчен вак үлчәүләр башкару өчен тимер һәм бронзадан ясалган герләр, бакыр-бронзадан ясалган эшләнмәләр, зәркән осталарының искитмәле бизәнү әйберләре, күпсанлы чүлмәк ясаучы осталарның төрле-төрле савыт-сабалары, авыл хуҗалыгында кулланыла торган эш җайланмалары, күнчеләр эшкәрткән югары сыйфатлы юфтьләр, пыяладан ясалган экспонатлар.
Х-ХIII гасырда ук анда идәннәре җылытылган бүлмәләрдә, мунчасы, су үткәргеч системасы булган кунакханә эшләгән. Караваннарга төрле төбәкләрдән товарлар төяп, озаклап килүчеләр монда рәхәтләнеп ял итә алган. Иртәгесен Олуг шәһәргә керү өчен алтын белән капка салымы түләгәннәр. Бу капка шуңа күрә Алтын капка исеме белән халык күңелендә сакланып калган. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев