Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА: Якты дөнья дигәнебез дә Яши алмый кара буяусыз…
Тәмуг кисәве
(Поэмадан өзек)
- Исәнме, әбекәй!
Күзләрең
Нигә соң моң баскан бу кадәр?
Җаныңны ни-нәрсә телгәли,
Алдыңмы куркыныч бер хәбәр?
Сизәм ич, үтәли күрәм ич,
Яшьләнгән күзләрең, яшьләнгән.
Ак яулык яшергән чәчләрең
Яшеңнән иртәрәк бәсләнгән.
Ни кайгың,
Әйтсәнә, әбекәй,
Улларың, кызларың исәнме?
Бармы соң оныклар-татлылар,
Авырмый сәламәт үсәме?
-...