Тимер нәкыш язмышы, яки кемгә – Париж, кемгә – «клиндер тишеге»
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә керәшен егете Александр Ивановның тимер картиналарыннан күргәзмә ачылды. Хәер, картина сүзе рәссамның иҗат әсәрләрен кечерәйтә кебек. Экспозициядә - йөз егермеләп иҗат эше. Һәркайсының озынлыгы берәр метр чамасы. Ике метр озынлыктагы сурәтләр дә бар. Алар чүкеп төшерү (чәкәнләү) ысулы белән бакырда башкарылган. Шундый зур күләмле панноларда рәссамның...
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә керәшен егете Александр Ивановның тимер картиналарыннан күргәзмә ачылды. Хәер, картина сүзе рәссамның иҗат әсәрләрен кечерәйтә кебек. Экспозициядә - йөз егермеләп иҗат эше. Һәркайсының озынлыгы берәр метр чамасы. Ике метр озынлыктагы сурәтләр дә бар. Алар чүкеп төшерү (чәкәнләү) ысулы белән бакырда башкарылган. Шундый зур күләмле панноларда рәссамның пычак эзе тимәгән бер генә миллиметр да юк. Бу күргәзмәне сәгатьләр буе тамаша кылырга була, чөнки бер эш каршына килеп бассаң, аннан тиз генә аерылып китәрмен димә. Уртада әсәрнең төп сюжеты сурәтләнгән, дүрт чатында исә аның эчтәлеген ачарга ярдәм иткән тагын дүрт күренеш бар. Кешеләр, хайваннар, корт-кошлар, урман-чишмәләр - ниләр генә юк! Күргәзмәдә татар халкының тарихына багышланган иҗат әсәрләре зур урын алып тора. Анда Бөек Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Казан өчен сугыш күренешләрен манзара кылырга мөмкин. Ә гомумән алганда, рәссамның иҗаты унбиш-уналты иҗат шәлкеменнән гыйбарәт. Татар халык әкиятләре, олуг шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты, Татарстаныбызга багышланган шәлкемнәр игътибарны аеруча нык җәлеп итә. Кырыс тимер телендә Зөһрә-кызның нәфислеген, Таһир белән Зөһрәнең бер-берсенә карата нечкә хисләрен, Шүрәленең бормалы бармакларын, Су анасының тарагы ялтыравын шундый оста бәян иткән рәссамга сокланмый мөмкин түгел. Рәссам бер темага бер картина иҗат итеп кенә канәгатьләнмәгән, күрәсең. Һәр шәлкемдә өчәр, бишәр, хәтта җидешәр панно күрергә мөмкин.
Александр иң элек химкомбинатта, аннары шин заводында остаханәдә эшли, сувенирлар ясый. Аның тимер эшләнмәләрен мәртәбәле шәхесләргә, зур түрәләргә бүләк итәләр. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевтә дә рәссам Александр Ивановның иҗат әсәрләре бар. Җитәкчелек Александрны бик хөрмәт итә, эш өчен бөтен шартлар тудыра. Ә эштән соң рәссам сюжетлы картиналар иҗат итә башлый. Беренчесе 1978 елда туа. А.Ивановның бөтен яллары, бәйрәмнәре остаханәдә үтә. Тәүлегенә ундүрт, хәтта уналты сәгать эшли. Мал җыю белән мавыкмый, ике катлы дачалар салмый, анда бәрәңге, кишер, помидор үстерми. Тимер тоткан - тилмермәс, дисәләр дә, Александрның хәтта машинасы да юк. Машина алсаң - гаражы, ватылса - тимер-томыры кирәк. Рәссам, дөнья мәшәкатьләренә чумып, иҗатына хилафлык китерүдән курка. Машина астында казынып ятарга вакыты бармыни аның?! Бер панноны иҗат итәр өчен өч айдан ярты елга кадәр вакыт кирәк. Дача өчен кадак-шөреп юнәтеп интексә, бүген күргәзмәдә йөздән артык тимер картина күрмәс тә идек. Дачаны нинди акчага салсын да, машинаны ни бетенә алсын?! Александр Иванов бер генә картинасын да сатмаган! Һәркайсы баласыдай кадерле бит!
Күптән түгел Александр Иванов Түбән Камадан Казаныбызга күченде. Яше җитмешкә якынлаша. Картиналарының язмышы көннән-көн ныграк борчый башлагач, әнә шулай гомер иткән шәһәрне, дус-ишләрне, туган-тумачаны калдырып, мәркәзгә күченергә карар кылган. Күз нурларын түгеп иҗат иткән, гомере буе күз карасыдай саклаган иҗат эшләрен музейларга алсалар, хезмәтем киләчәк буыннарга калыр иде дип хыяллана. Үзебездән өстәп, панноларны берсен музейга алып, икенчесен алмыйча, интегеп барлыкка китерелгән сәнгатьне әрәм-шәрәм итмәсеннәр иде, диясе килә. Татар халкының күпчелек тарихы кебек үк, сәнгате дә Сак белән Сок язмышын хәтерләтә ләбаса. Шундый бай тупланманы таркатмыйча бөтен килеш күрсәтсәк, Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә тамашачылар сокланудан телсез калачак. Чөнки бүген җиңел генә акча эшләргә омтылган алыпсатарлар заманында Иванов кебек оста чәкәнчеләр, аның тупланмасы кебек бәһасез байлык Татарстанда, Россиядә генә түгел, дөнья йөзендә юк.
Эш белән мавыгып, Александр дәдәй Рәссамнар берлегенә керергә дә вакыт тапмаган. Керәм дисә, сәнгать буенча махсус белеме булмаса да, оста кулны борып җибәрмәсләр иде, әлбәттә. Ә иң аянычы - Татарстаныбызда көнне төнгә ялгап иҗат итүче бердәнбер чәкәнченең иҗат остаханәсе һәм эшен дәвам итәрдәй шәкертләре булмавы.
Александр дәдәйнең бу сүзләре уйга калдырды. Чөнки зәркәнчелек, балчык эшләнмәләр, күн мозаикасы, келәм туку, чигү, тимер нәкыш һәм башкалар нигездә үткән гасырның алтмышынчы елларында кабат торгызыла һәм профессиональ дәрәҗәдә үсә башлый. Шуннан соң биш дистә ел вакыт үтте, алтынчы дистәне түгәрәкләп киләбез. Дәүләт дәрәҗәсендә куелса, алты дистә вакыт эчендә милли һөнәрләребезне дәвам итәрдәй никадәр кадрлар әзерләп булыр иде! Без исә алтмышынчы еллардан бирле бер генә татар сәнгать мәктәбе дә булдырмаганбыз. Хәтта татарга берникадәр ирек биргән туксанынчы еллардан соң да милли сәнгать төрләрен өйрәтүне җайга салучы булмаган.
Татар милли сәнгатен торгызу җиңел булмады бит. Киез келәмнәр остасы Дөфак Рәхмәтуллин бу һөнәрне әтисе Гатаулла абзыйдан өйрәнгән. Аннары хатыны Розаны өйрәткән. Рөстәм Килдебәков, Львовка укырга баргач, Мария исемле рәссам кызга өйләнеп аны Казаныбызга алып кайта. Мария республикабызда гобелен сәнгатен үстереп җибәрә. Аңа Рөстәм абый да кушыла. Шулай ук гобелен һәм батик остасы Хәмзә Шәрипов Мәскәүдә Мухина исемендәге сәнгать-сәнәгать училищесында укып кайта. Күн мозаикасы осталары Софья Кузьминых та, Илдус Гайнетдинов та Мәскәүдә укып кайткан. Керәч сәнгате осталары Георгий Зяблицев һәм Борис Шубин берсе Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын, икенчесе Абрамцево сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган. Тимер эшкәртү осталары Игорь Башмаков, Галина Богородская Мәскәүдә Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать училищесында белем алган. Зәркәнче Сара Шәкүрова Түбән Новгородтагы Красное Село зәркән промыселына барып һөнәргә өйрәнгән. Илгиз Фазылҗанов Урта Азиядә осталык туплаган. Бердәнбер алтын белән чигү остасы Луиза Фәсхетдинова шулай ук Үзбәкстан якларына барып өйрәнгән. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев