Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лилия ФӘТТӘХОВА: Бата-калка йөзеп барган чакта Дәрьяларның ярсу агымында…

             * * * Гел шулай булган ла... Ахмаклар, наданнар, Җаннарын  карага  манганнар Үз  сүзен  күтәргән  әләм дип.

Галимен хурлаган,
Залимен   зурлаган,
Җан кыеп, таң көткән,
Үткәнен шәмдәлдә эреткән
Кем дисәң, –
Аһ-зарлар базары –
Гавам бит...
Аңлармы ул сине?
Гамеңне,  борчуың?
Ул,  көнем, дип яши,
Син – телем...
Кемнәрне  ни белән
Сыныйдыр Раббыбыз,
Белмибез,
Ә  гомер  сүтелә...
Гел шулай  булган ла –
Ак- кара...ак- кара...
Мең төсле дөньяны чикләгән
Уйларның  очына
Ахрысы, берәү дә,
Һаман да берәү дә җитмәгән.
Йә акыл,  йә  гомер  чикләнгән...


            * * *
«Татарская  литература шатается,  как верблюд в степи...»
                     А.Хәлим

Кояш  – Ак Ут Күктә...
Ул җаныңны синең-
бөтен  барлыгыңны
куырып ала, 
өтә...
Синең Кояш түгел  шул ул.
Аларныкы...
бүтән.
Синең  Кояш
Күңел багыңдагы
бозлы гөлең  эр(е)тә...
Синең Кояш – үле түгел.
Тере!
Ул терелтә!
Ә бу Кояш-
Чүл кояшы...
(Даланы чүл иткән!)
Мескеннеке миссиясе:
Гөлдән –  чүпкә...

Түзсә – түзә моңа бары
дөя генә.
Әл(е) дә бара әле алга,
Сабырлыгын төягән дә
төягенә...


Ашыкма!

Җыен әтрәк-әләм уйлар
Әсир итсә капыл гына,
Кабаланма, каударланма:
Калкан – салкын акыл гына.


            * * *
Параллель дөньялар монда  ул...
Бу Җирдә... 
Күренә йөзләре, эзләре.
Бер-берсен аңламас  җаннарның
Уйлары параллель... 
Сүзләре...
Эшләре параллель бара гел.
Тәннәрне  янәшә  күргәндә,
Бергәләр икән, дип  алданма,
Бергәлек- бары  тик рәшә,  бел!

Баскычлы  дөньяда  
басмалар  арасын
Гасырлар буена барасы...
Бәлагә тарасы...
Ярасын  аласы... булса да,
Чигенмә, кеше бул!
Астагы басмага  кара да,  
Кулың суз... –
Өстәге  басмага күчәргә ишек ул...


             * * *
Каһкаһәләп  көлә-көлә
Учак яга Иблис.
Һәрбер коткы –  очкын монда,
Очкыннары –  әрсез...

Ялмап ала  ышанычны,
Көлгә кала  өмет.
И сөенә булыр Иблис,
Өметсезне   күреп.

Дөрли учак, кыза таба-
Кыза бара  табан.
Кызган табада биетә
Иблис азган  заман.

Татар  рухы тере әле-
Исән  чыгар  уттан.
Шул хакыйкать  көч биргәнме,
Кырмыскалар*   купкан.

Иблис яккан уттан  күчкән
Йөрәкләргә  ялкын.
Ялкынланып  даулар  чаклар
Яралтучы  хакын.



*Ибраһим пәйгамбәрне утка салгач, бер кырмыска утка су ташый. «Сүндерә алыр­мын, дип уйлыйсыңмы?», дип сораучыларга ул: «Бәлки, сүндерә алмам, ләкин Аллаһ каршына баргач, «Әй Раббым,  мин тырыштым бит», дия алырмын, ди.

             * * *
Бата-калка йөзеп барган чакта
Дәрьяларның  ярсу агымында,
Тотынырга салам булса да тап  –
Маяк булып өмет калсын  җанда.

Тынмас давыл булмас... Давыл соңра,
Күкләр серен ныграк аңларбыз без.
Кан  хәтере исәннәрне барлар-
Яраларны  тагын ямарбыз без...

Тотынырга салам булса да тап!
Тәкъдир көче –дәрья  көче түгел.
Соңгы Сүзне җирдәгеләр  әйтмәс-
Саламыңа ябыш,  үҗәт күңел.

                         
Җир  көй эзли...

             Күчәреннән ычкынганчы 
             Җир көй эзли...
                                                       Ф.Сафин

Җир көй эзли... 
Ә көй күптән монда – 
Җанда, аңда, моңда... 
Тик...
Ул көй хәзер 
Җирнең дәверләрен 
Кичә-кичә ничә төргә күчкән... 
Көчсезләнгән... 
Көйсезләнгән хәтта. 
Үз-үзеннән бизгән... 
Ул да эзли чыккан бугай үзен. 
Көйдә хәзер мең ялганга 
Ялганалган аһәңсезлек йөзе... 
Галәмнәрнең көен ота алган 
Шагыйрь җаны түзем- 
Үз көенә кайтыр Җирне эзли... 
(Хакны эзләү  ләзем).

            * * *
Тәрәзәдән  карыймын да...
Үз уемны күрәм.
Ул уй миңа төсмени соң? –
Боек,  моңсу,  сүрән...

Ул уй бүген  хуҗа миңа,
Ул уй бүген – түрә!
Ул уй бүген  акылымны
Чабатадай үрә...

Тышта нидер?.. Тәрәзәне
Каплап алган уем.
«Кара квадрат» тиңдәше ул-
Аркылысы- буе...

...Тәрәзәдән карыймын да –
Яп-ят   дөнья  күрәм...
Яп-яктысы кайда соң, ә?! –
Бар  иде бит...Беләм!

...Күңелемнең иң   түренә
Куйдым каб(ы)зып бер шәм.
Кап-караңгы булмас әле-
Шәмдә дә ямь ...күрсәң...


             * * *
Әллә ничек  кенә әле  шунда.
Бүген  күңел  
кызсыз   туй сыман...
Уй-кияүнең  урыны түрдә дә соң...
Буш урын  бар...
Качкын  хисләр көен 
юксынган.
Куш урынга  исәпләнгән   бәхет! –
Җан 
тик шул канунга  буйсына.
Буш урын шул –
Көнгә  пәрдә элгән 
Күз  карасындагы
җөй сыман... 

Күнеккәнбез

Күнегергә күнеккәнбез.
Нихәл итик  күнекми?!-
Кеше  көенә  биесәң,
Уй гамәлгә  берекми.

Кемдә – ничек

Горурлыктан бәреп чыккан 
                                             мактану бар:
Эш күрсәткән  ирнең тыйнак мактануы.
Туры юлдан язганнарда мактану бар-
Кара йөзнең битлек киеп аклануы.


             * * *
Килде заман:
Илне  «саклаучы»  күп,
Яклаучылар сирәк.
Ил нигезе  төптән  җимерелә –
Терәүләнгән  терәк...

Усал җилләр  бәгырьләргә  үтә.
Ышык  куыш  кайда?
Ашык-пошык яшәп ятыш әле –
Алны уйламый да.

Кесәләрдән чыга алмый тора
Йомарланган  йодрык.
Сүзләр дә күп.
Шундый гайрәтлеләр!
Гаярь  ирләре юк...

Кайнар башлар  җитәрлек тә үзе...
Кыйнашудан узмый.
Ә хыялда – төрки каһанлыклар –
Кан  хәтере  тузмый.

Яклаучыларны да саклыйсы бар,
Рәтләр сирәгәйгән.
Йа Ходаем, үксез  илең какма,
Көч-дәрт  кирәк әле!

Яшиселәр килә «Ватаным!» дип,
Горур башны чөеп.
Җир-көнемнең күзенә туры карап,
«Безнең ил бу!» диеп.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

17

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев