Казан шәһәре
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 20 (2018)
Безгә тын алырга ирек бирүче юк, Түгәрәк тау дип аталган тезмә эченнән, тау битендәге юллардан боҗра ясый-ясый, Валла дип аталган каньонны манзара кылырга алып киттеләр. Тәрәзәдән күз алмый күзәтәбез; тау биткәе саен бер авыл сыенган. Йортлары бер чамадарак – барысы да калынлыгы сыңар кирпеч бина. Эчтән-тыштан штукатурлаганнар. Түбә – һәммә җирдә чирәп.
* * * Гел шулай булган ла... Ахмаклар, наданнар, Җаннарын карага манганнар Үз сүзен күтәргән әләм дип.
Г.Кариев исемендәге татар яшьләр театры шактый вакыт “Әкият” курчак театры бинасында “фатирда” торганнан соң, элекке “Победа” кинотеатрының яңадан сипләнгән бинасына күчте. Театрның үз өендә тамашачыга күрсәткән беренче премьерасы – “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле.
26 май (шимбә). Рамазан аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.05 сәгатьтә калка, 2.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать.
Соңгы елларда, татар язмышына бәйле рәвештә, телебез хәзинәсендә мөһаҗир, диаспора, тарихи ватан дигән сүзләр нык активлашып китте. Нибары өч сүз, әмма шушы шартлы “өчпочмак”ка татар язмышы сыйган!
0