Булат Ибраһим: «Иртә йә соң барыбер китәсе»
(ШИГЫРЬ)
Бу тормышны тукта сөюеңнән,
Иртә йә соң аннан китәсе.
Һәм кем белгән салкын кыш аеның
Ни китерер әле иртәсе.
«Дөнья матур» диеп мин әйтмәдем,
Ә Такташка шулай тоелган.
Ап-ак карлар утлы күмер кебек
Бизәк ясап җанга уелган.
Һәм кайдадыр тәндә, бик тирәндә,
Без үзебез яшибез кебек.
Әнкәй (о)заткан кышкы карлы юлдан,
Без йөрибез бары җил кебек.
Әнкәй, әнкәй! Без кар кебек салкын,
Кимсетергә әзер киемсезне.
Мин үзем дә шундыйрак бер ятим,
Утка атыр идем үзебезне.
Утка атыр идем бу тормышны,
Тизрәк туса әгәр иртәсе.
Сөткә канны бутап язып куйдым:
«Иртә йә соң барыбер китәсе».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев