Хатыйп Миңнегулов казахлар турында: Электән үк халыкларыбыз хезмәттәшлек иткән
Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим иткән иде. Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, электән үк казах халкы белән татар халкы бер-берсе белән хезмәттәшлек иткән.