Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Хатыйп Миңнегулов казахлар турында: Электән үк халыкларыбыз хезмәттәшлек иткән

Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим иткән иде. Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, электән үк казах халкы белән татар халкы бер-берсе белән хезмәттәшлек иткән.

«Казахстан элек тә алга киткән төбәкләрнең берсе иде, мөстәкыйльлек алгач тагын да үсеш юлына басты: икътисади, мәдәни һ.б. яктан. Без аларның уңышларына сөенәбез. Электән үк халыкларыбыз тыгыз мөнәсәбәттә булган. Иманым камил, алга таба да шулай дәвам итсен иде», – диде ул чыгышында.

Ул 2017 елда Абай турында эпопея язып, дөнья әдәбиятына танылган казахларның икенче бөек шәхесе, язучы Мухтар Ауэзовны искә алу чарасында да катнашуын әйтте. «Үзен дә, Абайны да, Казахстанны да ул дөньяга таныта алды. Шуңа күрә минем бу төбәккә хөрмәтем, игътибарым зур», – диде әдәбият галиме.

«Биредә казах һәм татар халкының зыялылары очрашты. Миңа бу икеләтә бәйрәм. Чөнки мин – Казахстан кияве. Анда күп мәртәбәләр булганым бар. Казахлар Казахстанда кияүләрне бик зурлый. Хатыным Рәмзия Актүбә шәһәрендә укыган, Караганда институтының физика-математика факультетын тәмамлаган, Абай өлкәсе Семей шәһәре мәктәбендә дә эшләгән. Семей шәһәрендә элек-электән милләттәшләребез яшәгән: сәүдә иткәннәр һ.б. Шушы шәһәрдә 1863 елда тугыз мәктәп-мәдрәсә булган, анда татар мөгаллимнәре укыткан. Аларда меңгә якын шәкерт укыган», – диде ул.

Хатыйп Миңнегулов Семей шәһәре мәктәп-мәдрәсәләрендә күпчелеге татарлар булса да, казахлар да булган дип исәпли. «Семей каласында бик күп атаклы шәхесләребез туган: тарихчы Корбангали Халиди, тюрколог-галим Әмир Нәҗип, режиссер Равил Тумашев һ.б. 2015 елда мин Семейда Абайның 170 еллык зур бәйрәмендә Татарстан вәкиле булып катнаштым. Зур мәдәният сараенда котлау сүзләре әйттем. Музейларын да карадым, некропольне дә күрдем», – диде галим.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев