Казанда укытучылар җитми. Нишләргә?
Узган уку елында Казан мәгариф учреждениеләренә 400 яшь белгеч килгән, әмма шәһәр мәктәпләрендә укытучылар җитмәү саклана. Иң зур кытлык башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм физика укытучылары арасында. Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең традицион август киңәшмәсендә Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин укытучы һөнәренең абруен күтәрү кирәклеген ассызыклады.
– Кадрлар җитмәү проблемасы актуаль булып кала бирә. Безнең уртак бурыч – укытучы һөнәренең абруен күтәрү тора. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында һөнәри юнәлеш алган, бигрәк тә тумыштан килгән педагогик талантлы, лидерлык сыйфатлары булганнарны табарга кирәк, – диде шәһәр башлыгы.
Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, мәктәпләрнең Казан һәм Арча педагогика көллиятләре, шулай ук Казан федераль университеты белән хезмәттәшлеге җайга салынган.
– Ел саен мәктәпләрне тәмамлаучыларның педагогик белгечлекләргә максатчан кабул итү кысаларында укырга керергә дәгъва кылучы исемлекләре төзелә, – дип сөйләде Ирек Ризванов. Бу уңайдан чыгарылыш сыйныф укучыларына белән педагогик юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә укучы балаларның олимпиадаларда җиңүләре һәм укудагы нәтиҗәләре укытучыларга бәйле икәнлегенә басым ясады.
– Педагоглар миссиясе – балаларны тәрбияләү. Кадрлар барысын да хәл итә, әгәр коллективта яхшы белгечләр булмаса, мәктәпнең яхшы нәтиҗәләре булмаячак, – дип ассызыклады ул.
Билгеле булганча, күптән түгел генә ил президенты Владимир Путин да педагогларның хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен өйрәнергә киңәш итте.
Рәсимә Галиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев