Казанда укытучылар җитми. Нишләргә?
Узган уку елында Казан мәгариф учреждениеләренә 400 яшь белгеч килгән, әмма шәһәр мәктәпләрендә укытучылар җитмәү саклана. Иң зур кытлык башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм физика укытучылары арасында. Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең традицион август киңәшмәсендә Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.