Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөзү Карабашта кабатлана

Шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләре моңарчы Казандагы, башкала тирәсендәге районнарның сулыкларында узды.

Язучылар, журналистлар, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, җирле халык, әлеге чараны хуплап, якындагы елга һәм күлләр буена автомобильләрдә җилдерде. Теләктәшләр рәхәтләнеп су коенды. Яр буена чыккач, җыр-бию башланды. Эчкерсез әңгәмәләр барышында милли сәясәт мәсьәләләре яңгыраш алды. Күңелләрдә яңа фикерләр бөреләнде.

2019 елда, 20 июльдә, йөзү Казаннан бик еракта – Бөгелмә районындагы Карабаш бистәсендәге сусаклагычта кабатланды. Мондый башлангыч белән җирле йөзүче, халыкара ярышлар җиңүчесе Илдус Маликов һәм Бөгелмә аксакаллар шурасы рәисе Фазыл Вәлиәхмәтев чыкты. Шулай итеп, ярышның колачы тагы да киңәйде.

41 нче йөзүнең төп оештыручысы Карабаш бистәсе җирлеге башлыгы Марат Минхәйдәров булды. Якын арага 500 метрга утызлап, 4 чакрым ераклыкка биш йөзүче  кузгалды. Шулай ук Каравыл тавына сәяхәткә чыгарга, Фазыл Вәлиәхмәтевнең өендәге Һади Атласи китапханәсе – музее, татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин хуҗалыгы белән танышырга да вакыт табылды. Татар халкының күренекле галимнәре Энгель һәм Индус Таһировлар, Хатыйп Миңнегулов, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин белән аралашу да хәтергә уелып калды. 

Ә йөзүнең тарихына әйләнеп кайтсак, Равил Фәйзуллин әйткәнчә, ул туган көнне билгеләп үтүдән калган бүләк. Җәйге эсседә өйдә утырасы килми бит. Күңел табигатькә тартыла. Казансу елгасындагы утрауга көймә белән килеп эләккәч, йөзәсе килә башлый. Тора-бара Равил Фәйзуллин йөзүләре әдәбият, сәнгать, спорт бәйрәменә әйләнә. Баянчы, җырчы, журналист Алмаз Хәмзин әйтмешли, бер һава, бер сулыш күпләр җанына хуш килә. Чөнки монда рекорд кую мәҗбүри итеп куелмый, үзара аралашу үзәккә чыга.   

Беррәттән 42 нче йөзүне оештыру турындагы тәкъдимнәр дә колакка керә. “Актанышта Агыйдел елгасы бар, - диләр. – Азнакайда да сулыклар шәп. Анталиядә дә начар түгел. Йөзүчеләрне Мәскәү дә кабул итә ала”. 

 

Б.ХӘМЗИН.

Римзил ВӘЛИЕВ фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев