Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрмәүчеләр мәнфәгатен кайгыртып

Башкалабыздагы «Ярдәм» мәчете изге Рамазан аен ел да үзенчәлекле каршылый.

Быел Рамазанның беренче көне икеләтә истәлекле булды. Беренчедән, әүвәлге авыз ачу мәҗлесенә дин-әхлак темасын  яктыртучы журналистларны һәм блогерларны җыйдылар. Икенчедән,  күрмәүчеләр эшли торган ширкәт турындагы китапны тәкъдим итү булды. 

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Нәҗмиев, мәҗлесне ачып, килгән кунакларны журналистлар өчен булдырылган Әлмира Әдиятуллина исемендәге бүләкне тапшыру шартлары, ягъни конкурсның нигезләмәсе белән таныштырды. Ул биш төрле юнәлештә (татар телендәге – биш, урыс телендәге биш материал өчен) тапшырылачак: ТВ-тапшыру, радио-тапшыру, ТВ-яңалык, репортаж, басма матбугатта мәкалә, интернет-матбугатта язма. Конкурста катнашырга теләгән журналистлар 11 марттан башлап 10 декабрьга кадәр үз эшләрен мәчет адресына юлларга тиеш. Ярыш нәтиҗәләре буенча ун җиңүчегә 25 меңешәр сум акчалата бүләк бирү каралган.

Доларис Галләмованың Алабуга шәһәрендә эшләп килүче күрмәүчеләр ширкәте турындагы китабы «Елабуга УкупрПласт. С заботой о людях» дип атала. Китап авторы әлеге хезмәтендә сиксән елдан артык эшләп килүче ширкәтнең аякка басу тарихын, базар шартларына күчү елларында да югалып калмыйча, җиңел сәнәгать предприятиеләре арасында ничек үз урынын табуын бәян иткән. «Күрмәүчеләргә эш урыннары булдыручы, аларның сәламәтлеген, ялын кайгыр­тып, спортка, үзешчән сәнгатькә җәлеп итеп торучы мондый предприятиеләр күбрәк булсын иде», – дип  сөйләде ул ифтар мәҗлесенә җыелганнар алдында. Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Илдар Ишков үз чиратында: «Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр кызгануга түгел, игътибарыбызга,теләктәшлеккә мохтаҗ»,  – дип күрмәүчеләрне җәмгыятебезнең бертигез хокуклы әгъзалары итеп карарга чакырды. 

Хәзерге вакытта әлеге мәчет-тернәкләндерү үзәгендә якын-тирә республика-өлкәләрдән генә түгел, Кавказ якларыннан килгән өммәттәшләребез дә сәламәтлеген ныгыта, дини гыйлем эсти. Алар да ифтар мәҗлесендә катнашып өммәттәшләребезгә теләк-нәсихәтләрен җиткерде. 

Рәшит МИНҺАҖ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев