Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯЗМЫШ

Фәрештә итеп җибәрде...

(ЯЗМЫШ)

Күптән түгел Илдар белән Лилиянең уллары туган дигән хәбәрне ишетеп шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Табиблар бит аларга балагыз булмаячак дигән иде... Дөресрәге Илдарның баласы булмаячак...

Күптән түгел Илдар белән Лилиянең уллары туган дигән хәбәрне ишетеп шатлыклы гаҗәпләнү кичердем. Табиблар бит аларга балагыз булмаячак дигән иде... Дөресрәге Илдарның баласы булмаячак... Германиягә кадәр дәваланырга бардылар, әмма андагы табиблар да шул ук сүзне әйткән...

Лилияне күпләр аерылышыр да, башкага кияүгә чыгар дип уйлаган иде. Шуңа аларның балалар йортыннан яңа туган бәби алып кайтулары күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Лилия үзен бала табу бәхетеннән мәхрүм иткән, дип тел шартлаттылар. Илдар белән Лилия беркем сүзенә карамый, ятим сабыйга әти-әни булган. Яңа гына дөньяга аваз салган кызчыкның әти-әнисенең юл-транспорт  һәлакәтендә гомере өзелгән. Йөкле әнисен хастаханәгә илтеп җиткергәннәр. Табиблар баланы коткарган, әмма әнисен коткара алмаганнар. Илдар белән Лилия шушы баланы бер күрүдә үк яраттык, диделәр. Кызчыкка Сания дип исем куштылар. Сабый янына Илдар эшеннән өенә атлыгып, йөгереп кайта иде. Үсә-үсә кызчыкта ДЦП диагнозы булуы аңлашылды. Илдар белән Лилиядән бер генә тапкыр да үкенү сүзе ишетмәдем, баладан баш тарту аларның уйларына да кереп карамады. Илдар эшкуарлык белән шөгыльләнде, Лилия көне-төне баланы кулына күтәреп әле бер табибка, әле икенчесенә йөрде. Тагын Германиягә барып кайттылар. Сынауларны кичеп, балаларын сәламәтләндерү өчен акчасын да, вакытын да кызганмадылар. Хастаханәләрдә дәвалау курслары үткәч, Кара диңгез буендагы курортка да алып бардылар.

Таныш-белешләремнән алар турында сораштырып тордым. Илдар Саниягә “кызым” гына дип тора, дип сөйләделәр.

Былтыр Саниягә 10 яшь тулганда Лилия белән Илдарның уллары туган. Шул хәбәрне ишеткәч күзләремә яшьләр тулды. Сөбханалла, Аллаһы Тәгалә аларны сабырлыклары өчен бәби белән бүләкләгән. Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Санияне тәрбияләүләре нәтиҗәсендә Илдарның эшкуарлыгы да бернинди кризисларга карамый алга таба, юлында гел мәрхәмәтле кешеләр генә очрап тора. “Аллаһы Тәгалә безгә аны фәрештә итеп җибәрде, бугай”, -ди ул.

 

Эльвира Әсәдуллина

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев