14 октябрь 2022 яңалыклары
-
Казанда «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру комплексы ачылды
Транспорт-күчеп утыру комплексының яңа бинасында шәһәр яны поездларына һәм автобусларга билетлар алу кассалары һәм көтү залы урнашкан.
-
Миңнеханов чит ил агентларын Тукай премиясенә тәкъдим итүне тыю турында карарны имзалады
Чит ил агенты (иноагент) дип танылган зат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә алмый. Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Миләүшә Хәбетдинова: Татар китабы йорты диварларына су ага, бина чери башлаган
«Диварлары дымлы, күз алдыбызда коела бара. Идәнгә җәелгән плитка да купкан. Болай торса, бина кара күгәрек белән капланачак», - диде галимә.
-
Уйландыра һәм рухландыра да торган көн
Насыйп итсә, милләт тарихындагы фаҗигале көнне дә халык хәтереннән алай гына җуйдырып булмас. Киресенчә, мондый мөнәсәбәт аны тирәнтен уйланырга, бүгенге рухи төшенкелекнең эчке һәм тышкы сәбәпләрен дә ачыкларга мәҗбүр итә.
-
“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 40 (2022)
Ачы-татлы балан тәлгәшләре – Көзге учак кузы гүяки...
-
Ркаил Зәйдулла: Бөек татар хатыны
“Зөләйха”ның даны барлык империя киңлекләренә тарала. Мөгаен, Гаяз Исхакый канәгать калгандыр – төрки-татар дөньясында әдәби әсәрнең бу кадәр кодрәтле сәяси коралга әверелүе моңа кадәр булмаган.