Миңнеханов чит ил агентларын Тукай премиясенә тәкъдим итүне тыю турында карарны имзалады
Чит ил агенты (иноагент) дип танылган зат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә алмый. Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Премиягә гариза биргәндә, кандидатның мондый статусы булмавын раслаучы мәгълүматларны чит ил агентлары реестрыннан алып бирергә кирәк булачак, дип аңлатыла карарда.
Әгәр премиягә лаек булган кешене яки коллектив әгъзасын акчалата бүләк һәм диплом тапшырганчы иноагент дип танысалар, аны лауреатлар арасыннан төшереп калдырачаклар.
Татарстан Республикасы Президенты карары агымдагы елның 1 декабреннән үз көченә керә.
- Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе иң күренекле, җәмгыятьтә танылган, илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре – сынлы, музыкаль, театраль, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелешен үстерүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Премияне 1958 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы керткән. Шул вакыттан бирле ул ел саен тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев