Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ркаил Зәйдулла: Бөек татар хатыны

“Зөләйха”ның даны барлык империя киңлекләренә тарала. Мөгаен, Гаяз Исхакый канәгать калгандыр – төрки-татар дөньясында әдәби әсәрнең бу кадәр кодрәтле сәяси коралга әверелүе моңа кадәр булмаган.

(“Зөләйха” трагедиясенең язылуына 110 ел)

Гаяз Исхакый иҗатында күре­нек­ле урын алып торган “Зөләйха” драмасы бер утыруда язылмаган. Әдип аны 1907 елда Чистай төрмәсенә ябылгач яза башлый. Татарларны урыс хөкүмәте һәм христиан чиркәвенең көчләп чукындыруы турында әле гыйльми тикшеренүләр булмый, ул гына да түгел, бу темага кагылу да тыела, ләкин халык хәтерендә әлеге каһәрле гамәл төзәлмәс яра сыман һәрвакыт сулкылдап торган. Заманында Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә дә бер өлеш халык чукындырыла. Әмма шунысын әйтергә кирәк: XVIII гасырның 30 елларында булдырылган “Яңа керәшен конторасы”ның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Рәсәй татарлары арасында барлык­ка килгән әлеге төркем хөкүмәт алдында православный христиан саналса да, чынлыкта күбесе яшерен рәвештә мөселман булып калган, мөмкинлек чыгу белән кире ислам диненә кайткан. Ә хәзерге татар керәшеннәренең күбесе – XVI-XVII гасырларда чукындырылган төрки һәм төркиләшкән фин-угыр халыклары арасыннан чыккан груһның токымнары. Гасырлар дәвамында калебләренә христиан дине ныклап сеңәргә өлгергән. Һәм сеңдергәннәр дә, әлбәттә. Ә “яңа керәшеннәр”гә килгәндә, 1905 елдагы Беренче урыс инкыйлабы нәтиҗәсендә патша манифесты вөҗдан иреге игълан иткәч, аларның барысы да диярлек христиан диненнән ваз кичә. 

Татарларның чукындыру сәя­сәтенә каршылык күрсәтүен Исхакый милли-азатлык көрәше белән бәйләп карый, һәм ислам диненең халыкны туплап, үз асылын югалтмыйча саклап торуын бөтен дөньяга, иң мөһиме, татар халкының үзенә белдерер­гә омтыла. Аның өчен әдәбият – эстетик кыйммәткә ия булу белән бергә, иң әүвәл милли хокукларны яулау коралы. Үз халкын бүтәннәр белән тигез күрергә хыялланган язучы әдәби талантын сәяси максатларда да файдалана. “Кем син? Тор! Тик көрәштә генә табарсың үз бәхетеңне!” Ачыктан-ачык әйтелмәсә дә, бу шигарьләр аның һәр әсәрендә кычкырып тора. Әлбәттә, үз халкын бергә тупларга теләгән, үз асылына кайтырга өндәгән Исхакый урыс хөкүмәте һәм чиркәве тарафыннан татарларны чукындыру сәясәтенә һич тә битараф кала алмаган. Сәяси яктан буйсындырылып та шушы сәясәткә гасырлар дәвамында каршы тора алган татарларның фидаи батырлыгы аны сокландырган. Мәсхәрә, җәфаларга бирешмичә үз асылына тугрылыклы калган төп каһарманның хатын-кыз булуы да шулай ук гыйбрәтле. Зөләйханың, билгеле, прототибы булган, ләкин язучы өчен әсәрдә төп максат: милләтнең яшәеше иң беренче нәүбәттә хатын-кызга бәйле, ул гына милли учакка утын өстәүче, ул гына туачак батырларны дөньяга китерәчәк, тәрбияләячәк Ана. 

Бөек Татар Хатын-кызы! 

Рәсәйнең иң төньягындагы Архангел сөргененнән качып килгәч, Исхакый әлеге әсәрен Истанбулда дәвам итә. Дәвам итү, дию бәлки дөрес тә түгелдер, ул аны яңадан эшли, каһарман хатынның исеме дә алышына. Ләкин бу юлы да язып тәмам итә алмый, Төркиядән Петербургка килгәч, 1912 елның гыйнварында гына, ниһаять, ул аңа соңгы ноктаны куя. Шул көннәрдә үк пьесаны генерал Шәех Гали өендә пайтәхетнең әдәбият белән кызыксынучы татар җәмәгатьчелегенә укый. Тагын бер мәҗлес Заһид Шамил (Дагстанлы шәех Шамилнең улы, ул Казан бае Аппаковның кызы Мәрьямгә өйләнә) өендә дә үтәргә тиеш була, әмма шул көнне Исхакый патша жандармнары тарафыннан яңадан кулга алына. Ярый, шуны сизгәндәй, ул “Зөләйха”ның кулъязмасын Петербургта Югары Бестужев курсларында укучы Гөлсем туташ Камаловага (бу гаҗәеп шәхес турында Роза Туфитуллова роман да язды, ул Казанда гына түгел, Анкарада төрек телендә дә нәшер ителде) биреп куйган була. Шул рәвешле бөек драма югалмыйча исән кала...

Шул рәвешле, бу күренекле әсәрнең язылуына быел 110 ел...

“Зөләйха” 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң гына, патша цензурасы бетерелгәч сәхнәгә куела. Рәсәйнең бөтен төрки-татар дөньясына мәшһүр “Сәйяр” труппасы аны беренче тапкыр Казанның Рус Зур театры бинасында 1917 елның 17 мартында режиссер һәм актер, татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев бенефисы уңаеннан уйный. Спектакльгә музыканы танылган композитор Солтан Габәши яза. Тамашада халык шулкадәр күп була ки, басып торырга да урын таба алмыйлар. Һәм көн саен диярлек шул ук хәл! Бераздан спектакльне Мәскәүдә Бөтен Россия мөселманнарының 1 нче корылтае делегатларына уйныйлар. “Зөләйха”ның даны барлык империя киңлекләренә тарала. Мөгаен, Гаяз Исхакый канәгать калгандыр – төрки-татар дөньясында әдәби әсәрнең бу кадәр кодрәтле сәяси коралга әверелүе моңа кадәр булмаган. Кызганыч,  моннан соң да булмады. Большевиклар тәхеттә ныгып алгач, “Зөләйха” гына түгел, Исхакыйның башка әсәрләре дә тыела. Дөрес, чит илләрдәге татар мөһаҗирләре әлеге трагедияне әледән-әле һәвәскәр сәхнәләрдә куеп тора. Аны Токиода, Харбинда, Тампереда уйнаулары билгеле.

Профессиональ татар сәхнәсенә исә “Зөләйха” беренче тапкыр уйналуыннан соң 75 ел үткәч кенә менә алды – 1992 елда Казанның Г.Камал исемендәге Академия театрында аны сәхнәгә режиссер Празат Исәнбәт куйды. Ике елдан соң аны Уфадагы “Нур” татар театры сәхнәләштерде (режиссеры Байрас Ибраһимов). 2004 елда  Казанда “Зөләйха” нәфис фильмы төшерелде (сценарий авторы Юныс Сафиуллин, режиссеры Рамил Төхфәтуллин). Болар барысы да туксанынчы еллар башындагы реформалар, демократия чалымнары барлыкка килү белән бәйле иде. Татарның милли аңын уяту өчен “Зөләйха” яңадан сафка басты!

Соңгы елларда “Зөләйха” әсәренең яңадан сәхнәдә уйналуын күз алдына китерүе кыен. Патша вакытында яисә большевиклар хакимияте заманындагы кебек үк, Рәсәй тарихы рәсми дәүләт күзлегеннән карап кына мәктәпләрдә укытыла башлады. Билгеле, бу тарихта татарларны яисә башка урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру сәхифәләре юк. Урыс чиркәве дә кара гасырларда калган үз җинаятьләрен инкяр итә – кайда ул тәүбә итү! Янәсе Рәсәйдә беркайчан да башка халыкларны көчләп христианлаштыру булмаган, һәркем үзе теләгән динне тоткан. Әнә бит татарларның күбесе һәмишә мөселман! Шулай итеп татарлардагы мөселманлыкның кан һәм күз яшьләре, газап һәм искиткеч рух кодрәте, иман ныклыгы аркасында сакланып калганын яшерергә тырышалар. Әмма тарихта вакытлыча гына ялганлап була, тарихи дөреслек барыбер яңадан калкып чыга ул! “Зөләйха” да ак яулыгын бөркәнеп яңадан сәхнәгә күтәреләчәк әле. Чөнки ул татар халкының рухи ныклыгын гәүдәләндерүче образ,  Сөембикәләр, Гөләйзалар, Мөхлисәләр белән бергә безнең мәңгелек пантеонда.

Халкыбызга рухи ныклык аеруча кирәк булган бүгенге заманда  Зөләйханың гыйбрәтле язмышы турында без онытмаска тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев