Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Уйландыра һәм рухландыра да торган көн

Насыйп итсә, милләт тарихындагы фаҗигале көнне дә халык хәтереннән алай гына җуйдырып булмас. Киресенчә, мондый мөнәсәбәт аны тирәнтен уйланырга, бүгенге рухи төшенкелекнең эчке һәм тышкы сәбәпләрен дә ачык­ларга мәҗбүр итә.

Иртәгә – татар халкының Хәтер көне. Милли җанлы милләттәшләребез бу көнне, кайда яшәвенә карамастан, 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән ата-бабаларыбызны зур хөрмәт белән искә ала, алар рухына багышлап дога кыла. Иманы ныклы имамнарыбыз мәчет-мәдрәсәләрдә дә вәгазьләрен алар рухына багышлый, ә чын мөгаллимнәр мәктәп вә башка уку йортларында укучыларына тарихның ул фаҗигале чоры турында дөрес мәгълүмат бирү өчен дә вакытын таба. Чөнки үз тарихындагы кайгылы көнне дә хәтерендә саклый һәм билгеләп үтә алмый торган милләт үзен цивилизацияле дип тә саный алмый. Искә төшерик, хөрлек елларында Хәтер көне Татарстанда да, ата-бабаларыбыз рухын иңдерү вә зурлау чарасы буларак, халык тарафыннан көтеп алып һәм колачлырак итеп үткәрелә иде. Шуңа анда рухи һәм тәрбияви якка да зур урын бирелеп килде. Күрәсең, нәкъ әнә шулары куркытты да инде бәгъзеләрне: төрле юллар белән, алар халыкның әлеге хәтер яңарту мөмкинлеген дә тыю җаен тапты. Әмма татар халкы бүген инде бөтен кыйтгаларга таралып яши. Демократик илләрдә яшәүче милләттәшләребез бүген дә Хәтер көнен үзләре теләгәнчә билгеләп үтә, бу уңайдан төрле чаралар үткәрә, аның рухи вә тәрбияви асылын саклап килә.

Ә заманалар үзгәреп тора. Насыйп итсә, милләт тарихындагы фаҗигале көнне дә халык хәтереннән алай гына җуйдырып булмас. Киресенчә, мондый мөнәсәбәт аны тирәнтен уйланырга, бүгенге рухи төшенкелекнең эчке һәм тышкы сәбәпләрен дә ачык­ларга мәҗбүр итә. Әлбәттә, ил-көндә бара торган бүгенге хәтәр хәлләр дә киләчәккә оптимизм өстәми. Чөнки, эчке вә тышкы сәясәт бүгенгечә дәвам иткәндә, алга таба инде илне тагы да зуррак тетрәнүләр көтәргә һәм эш хәтта ватандашлар сугышына кадәр дә барып җитәргә мөмкин. Ихтимал, яңа дөньяви тәртип (ЯДТ) урнаштыручылар өчен ул, бәлки, кулайдыр да. Әмма аңа кадәр илнең атом-төш коралын ныклы контрольгә алу лязем (әйтик, СССРны таркаткандагы кебек). Хәлбуки, ЯДТ урнаштыручыларның глобаль планда эш итүләрен дә онытмыйк. Зурдан алганда, чыннан да, ошбу геосәяси уеннарда Көнбатыш һәм Россия уртак максатларда, әмма капма-каршы яктан эш итә. Күренә ки, соңгысына аның иң авыр һәм канкойгыч өлеше туры килә: төп халык анда кабаттан да «сәясәт коралы» һәм «туп азыгы» итеп кулланыла. Алай гына түгел, геосәяси тетрәнүләрнең әлеге кайнар фазасына тәүге адымны да ул ясады. Шуңа күрә, һич икеләнмичә әйтергә була, мондый тетрәнүләр әле ЯДТ урнаштырганчыга кадәр дәвам итәчәк һәм аның бөтен авырлыгы алга таба да гади халык җилкәсенә төшәчәк.

Үзеннән-үзе сорау туа: ил күләмендә генә түгел, глобаль планда да зур проблемалар тудыра торган бүгенге кискен шартларда татар халкы нәрсә эшләргә тиеш соң? Әлбәттә, ул үзе генә ничектер изоляцияләнеп, ил-көндә бара торган процесслардан читтә кала алмый. Әмма, узган гасырлардагы кебек, читләр уенында үзен корбан итүләр дә аның юлы түгел. Чөнки милләтне ул чираттагы фаҗигагә генә китерергә мөмкин. Димәк, татар үз киләчәген ышанычлы итәрдәй һәм чор таләп­ләренә дә туры килә торган хакыйкый юлны табарга тиеш була. Ә аның өчен ул бердәнбер – Күкләр тарафыннан йөкләнгән илаһи миссия. Тик, ни кызганыч, «паровоз»дан алга чыгып чабучылар анда әле бүген дә җитәрлек. Ә мондый хәл инде дөньяда бара торган геосәяси процессларның асылын аңламаудан килә. Хәлбуки, метасәяси вазгыять тә хәзер бөтенләй башка. Шуңа күрә, илаһи миссияле милләт буларак, татарның бүген читләр уенында «сәясәт коралы»на әверелергә хакы юк. Хәтер көне уңаеннан уйланулар әнә шундый, анык һәм икеләнүләргә урын калдырмый торган нәтиҗәләргә дә китерә.

Ә инде бүгенге кискен шартларга килгәндә, татарның Хак Тәгалә тарафыннан тәгаенләнгән бурычы анда да анык: Урталык җирләрендә тотрыклылык һәм илаһи борылыш факторы булу. Ә андый бурычны ул метасәяси дәрәҗәдә үзоешканда гына башкарып чыга алачак. Үзоешуның ошбу югары формасы турында тәфсилле сүз узган язмаларыбызның берсендә («МҖ» №31, 12.08.2022) инде булган иде. Шунысын да искәртеп үтик, татарда моның өчен әзерлек дәрәҗәсе бүген җитәрлек. Ә эшнең уңышы инде һәр кешенең үзеннән, аның милләт миссиясенә нинди өлеш кертә алуыннан торачак. Таләпләрнең катгыйлыгы исә алда торган бурычларның зурлыгы вә мөһимлеге белән аклана. Күрүебезчә, Хәтер көне милләтпәрвәрләрне уйландырып кына калмый, ә зур вә изге эшләргә дә рухландыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев