Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Археолог укытучысын котлады

Күренекле археолог Альберт Борһанов туган халкыбызны яратуга төп этәргеч бирүче дип татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Шиһап кызы Сөләйманованы саный. 

Әлеге мөгаллимә, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, 1954 елда Чиләбе өлкәсенең Конашак районындагы Усть-Бәгәрәк авылына эшкә җибәрелә. Татарстан кызы монда тормышка чыга, җирле халыкның яраткан килененә әйләнә. Әлеге игелекле ханым мәктәптә озак еллар татар телен һәм әдәбиятын укыта,  зур тәрбия һәм җәмәгать эше алып бара. Аның тарихи-мәдәни белем үгет-нәсыйхәте матбугат аша авыл, район, өлкә халкы күңеленә барып җитә. С.Сөләйманова сәләт ияләрен күрә һәм тәрбияли белә. Остаз шәкертләрен Идел-Уралның Чиләбе, Екатеринбург, Уфа, Төмән, Казан һәм башка шәһәрләренә укырга озатып кала. Үзенең укучылары белән элемтәсен гомер буе югалтмый, аралашып яши, очрашып тора.

Мөгаллимә, шушы көннәрдә, 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итә. Тәбрикләүчеләр арасында, әлбәттә,  бүгенге көндә Казанда яшәгән археолог, татар төбәкләре тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов та бар. “Сәрия апа! Укучыларның үз милләтен яратуы Сезнең кебек  олы җанлы укытучылардан тора!” – ди ул ихлас күңелдән рәхмәтен әйтеп. 

Б.ХӘМЗИН.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев