Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Йолалар искерми

Телебезне, милләтебезне саклап калу өчен тартышкан авыр бу чорда “Үз өем” электрон журналының баш мөхәррире Сәрия Закирова “Аулак өй-баттл” проектын гамәлгә кертеп җибәрде

Бу проектта оешкан “Кызлар җыры” төркеменә шагыйрәләр, музыкантлар җыелды. Проектның максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, күңел җәүһәрләре булган җырларын, уеннарын яшь буынга җиткерү, кулга китап алып, классик әдипләребезне өйрәнү, балалар арасында иҗат куәсе булган сәләтле буынны барлау.

“Аулак өй–баттл” үз эшен әүвәл Казан шәһәренең берничә мәктәбендә уздырды. 167 нче мәктәптәге чара да бай эчтәлекле һәм мәгънәле булды. Башта ике команда  үзләре белән таныштырды. Бер командада – шагыйрәләр, икенчесе – укучылар. Шагыйрәләр әүвәл берәр шигырь сөйләсә, укучылар шулай ук шигъри юллар белән җавап бирде. Уен барышында төрле сүзләрдән шигырь тезмәләрен җыеп, авторын әйтү, классиклардан алынган әсәр юлларының иҗатчысын атау, уен коралында уйнау, татар халкының озак гомерле, борынгы җырларын җырлау, милли биюләр кебек төрле жанрларга мөрәҗәгать итү уенны бик җанландырды.

Апас районы мәк­тәп­ләрендә булып кайт­каннан соң, без Арча районына юнәлдек. Яңа Кенәр, Яңа Кырлай мәктәп­ләрендә үткән “Аулак өй-баттл” искиткеч булды. Һава торышы кояшлы, матур. Урамда коймак пешә. Балалар милли киемнән, “зая” уйныйлар, милли бию­ләргә килгән кунаклар да кушыла. Шулай күңелле итеп танышып, ярыш башлана. Бу ике мәктәптәге милли рухка, балаларның хәзерлекле, белемле, талантлы булуларына сокландык.

Туган телне саклау елында бу проектта шагыйрәләр Йолдыз Шәрапова, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Солтан, Илзирә Вәлиуллина, Галия Гайнетдинова, популяр җырлар авторы Гөлсәрвәр, Илһам Шакировның баянчысы, композитор, педагог Рафинат Сәлахов, журналист Эльмира Нуруллина, мөгаллимә Суфия Мостафина, 33нче гимназия мөгаллимәсе Чулпан Фәйзулгатова катнаш­ты. Уен-ярышлар вакытында укучыларның нурлы йөзләрен күрү, аларның шактый белемле булулары күңелдә яшәү дәрте уятты. Шундый балалары булган милләт бар авырлыкларны җиңеп чыгуына күңелләрдә туган ышаныч “Аулак өй” шикелле бик гади күренгән чараларның гамәли файдасы зур булуга инандырды.

Алда безне янә Казан шәһәре һәм Кукмара районы мәктәпләре көтә.

Фәүзия СОЛТАН.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев