Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яшәсен ипотека: Казанда фатирларга бәя арта!

Кайда ничектер, әмма Казанда фатирлар бумы! Һәрхәлдә, күзәтүләр шуны күрсәтә... “Льготалы ипотека...” дип башланган чыгышы Илбашының авызыннан төшеп тә өлгермәде, Казанда фатир бәяләре тагын әтәч тизлеге белән “куначага” менеп тә кунаклады.

Менә бүген фатирлар сату белән шөгыльләнүче җитди генә бер сайтны ачтым да, карап утырам әле: cоңгы 1-2 ай эчендә генә фатир бәяләре якынча 5%ка арткан һәм Казанда квадрат метр бәясе уртача 92 341 сумга җиткән. Абсолют саннарга күз салсак, мисал өчен, ел башында 4 миллион 800 мең торган шундый ук фатир бәясе октябрь аенда 5 миллион 350 меңгә әйләнгән. Үсеш – ярты миллионнан артык... Менә сиңа пандемия! 

Сәбәпләреме? Мин үзем берничә сәбәп күрәм һәм аларның икесе дә сезгә бик яхшы таныш дип уйлыйм... Беренчедән, пандемия чорында көн саен чүбеккә әйләнә барган акча массасын күчемсез милеккә “урнаштыручылар” шактый. 

Икенчедән, дәүләт, торак базарын (чынлыкта, торак төзүче бизнесны) стимуллаштырам дип биргән 6,5% ставкалы “льготалы” ипотека кредитлары хәзер базар тулы. Халык, арзанлы ипотека ставкасына алданып, фатир җыя. Шуның белән “спрос”ны арттыра. Ә “спрос” – бәяне төртә...

Минем сүзләремне ЦИАН аналитика үзәге раслый. Алар  тикшергәнчә, бүгенге көнгә кадәр Россия халкы, узган ел белән чагыштырганда, 13,9 процентка күбрәк ипотека кредиты алган. Гомумән, 2020дә ил буенча 1,44 триллион сумлык (бу санны күз алдына китерә алганнарга Аллаһ куәт бирсен) 601,1 мең ипотека кредиты таратканнар.

 

Бер яктан бата, икенче яктан калка...
Табигый ки, торак бәяләренең үсеше, башлыча, “беренчел” базарда күзәтелә (“икенчел” базарны үстерү кемгә кирәк инде?), ягъни сорау яңа төзелгән йортлардагы фатирларга аеруча нык арткан. Баксаң, яңа фатирлар базарындагы уртача кредит ставкалары бөтенләй күрелмәгән 6,09%ка кадәр төшеп беткән. Дәүләтнең 6,5%ыннан “төшеп калган” процентны көн саен артып торучы тауар бәясенә кушканда, 0,41% ул сизелми дә, шулай бит, сатучылар? 
“Бир” дигәнгә “мә”се һәрчак табыла. Фатир сату белән шөгыльләнүче интернет чыганакларны анализлап алган мәгълүматларга караганда, Казанда иң кыйммәт торак Вахитов районында – квадрат метр уртача 104 620 сум тирәсендә йөри. Иң популяр (фатир сату игъланнары иң күп урнаштыручы) Совет районында квадрат хакы – 81 700 сум тирәсе. Иң арзан торак – Авиатөзелеш районында, анда квадратын уртача 71 993 сумнан алып була. Усад, Яңа Шигали, Урман шәһәрчеге ише Казан тирәли үсеп килүче бистәләрдә дә фатир бәяләре Казанныкыннан артык калышмый, димәк, анда да сорау шактый зур, дигән сүз. Яшәсен ипотека!

Тегеләрдә ничек? Фатир бәяләре буенча ярыш оештырсак, Казаныбыз, Мәскәү (квадрат бәясе 211 мең) һәм Санкт-Петербург (квадрат бәясе 128 мең) калаларыннан кала, 3нче урында. Шунысын да әйтик, соңгы 12 елда Мәскәүдә торак бәясе якынча 20 процентка, Питерда 27 процентка, Казанда якынча 115 процентка арткан. 2008нче елда шәһри Казанда квадрат бәясе 42 мең , ә 2006да 20 мең тора иде. 

Эх, яшь чаклар...

Һәрберегезгә саулык һәм муллык теләп, сезнең Әмир Исламов.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев