Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле

Жюри әгъзалары романнарның югары сыйфатлы булуын ассызыклый.

Ябык әдәби конкурсының роман жанры җиңүчеләре билгеле. Бүген Язучылар берлегендә җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар ачылды.

Беренче урында «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы белән Зөлфәт Хәким булып чыкты.

Икенче урында «Урда ханы Үзбәк» романының авторы Фирдүс Гыймалетдинов иде.

Өченче урын алган «Фәхрине үтереп ташладылар» романының авторы — Равил Сабыр.

«Роман» номинациясендә җиңүчеләргә:

I урын — 500 000 сум
II урын — 400 000 сум
III урын — 300 000 сум
Жюри әгъзалары югары таләпләргә җавап бирә дип биш романны сайлап алган булган. Ə барлыгы конкурска унбиш роман килгән булган. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев