Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яңа Татар зиратында Миргазиз Укмаси һәм Мөхәммәд Гали ишан Мәхтүм каберләре табылган

2 майда Яңа татар зиратында Остазларны искә алу көне булачак.

Бүген мөселман дин әһелләре һәм Татарстан Диния нәзарәте коллективы Казанның Яңа Татар зиратында өмә оештырды. Быел беренче тапкыр Миргазиз Укмаси һәм Мөхәммәд Гали ишан Мәхтүм каберләре табылып, чистартылды, дип хәбәр итте Нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елда өмә вакытында сәетләр нәселе, Корәеш кабиләсе вәкиле — Шәех Габдулла Габдессәламның каберен тапкан булган.

Татарстан мөфтияте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә хәзрәтләр һәм мөфтият хезмәткәрләре зиратның шактый өлешен тәртипкә китерде, каберләрне чистартты, ауган ботакларны, яфракларны, чүп-чар җыйды.

Яңа татар зиратында 2 майда ел саен уздырыла торган Остазларны искә алу көне булачак.

Әлеге зиратта илледән артык күренекле дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм мөселман галимнәре җирләнгән. Алар арасында Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар.

Өмә тәмамлангач катнашучылар мәрхүмнәрнең рухына дога кылдылар, диелә хәбәрдә. 

 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев