Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Яңа ел каникулларында Габдулла Тукай әдәби музее эш сәгатьләрен үзгәрткән

Балалар өчен һәркөнне 17.00 да «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән музей чарасы тәкъдим ителә.

Казанда Габдулла Тукай әдәби музее кышкы ялларны музейда уздырырга чакыра. «Музей шәһәребезнең кунаклары һәм казанлылар уңайлыгы өчен ялларда эш сәгатьләрен үзгәртте», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның директоры Гүзәл Төхвәтова.

2 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр һәркөнне музей 12.00 дан 21.00 га кадәр (касса 20.00 га кадәр) эшли. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрергә, шигырьләрен тыңларга, тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкин. 

«Татар һәм рус телләрендә экскурсияләр уздырыла, шулай ук ялларда һәркөнне 18.00 да экскурсияләр ташламалы бәяләрдән тәкъдим ителә, — диде музей җитәкчесе.

Ул балалар өчен һәркөнне 17.00 да «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән музей чарасы тәкъдим ителүен әйтте. «Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укый, рәсемнәр ясый, аның геройларын җанландыра, гомумән, шигырьләр белән „уйный“ ала», — дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

Музей тамашачылары өчен төрле электрон җайланмалар да әзерләнгән: аларда шагыйрьнең иҗаты, тормышы һәм шәҗәрәсе яисә дуслары — ХХ гасыр башының күренекле шәхесләре турында укырга мөмкин. Татарстандагы беренче робот-экскурсовод Апуш экскурсияләрен дә тыңларга була. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843-59) 0-86-67.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев