Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Владимир Путин Актаныш районы башлыгын авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде

Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирде.

Россия Президентының шул хактагы указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документта Фәттахов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен бүләкләнүе хәбәр ителә.

Шулай ук Россия Президенты указы белән ТР Гражданнар инициативаларына ярдәм итү буенча «Безнең эш» төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Тимур Сафинга «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале бирелә. Ул «иҗтимагый әһәмиятле чаралар әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен» бүләкләнә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев