Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Туксанда да егетеләр кебек

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор, мөгаллим Мәсгут Имашевнең 90 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узды

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор, мөгаллим Мәсгут Имашевнең 90 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе узды. Хезмәт юлын заводта башлап, Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлаганнан соң, Әлмәт музыка училищесы, Казанның абруйлы 1 нче музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Казан театр училищесында директор булып эшләгән Мәсгут ага йөздән артык җыр, илледән артык татар спектакленә җыр иҗат итеп тә өлгерә. Бер үк вакытта сәнгать сөючеләрне концертларда бәрхет баритон тавышы белән сөендерә, берничә дистә ел буе әле Казан музыка, әле театр училищесында укучыларны җыр башкару серләренә өйрәтә. Пермь крае, Барда районында дөньяга килгән егет буларак, туган районындагы милләттәшләрне Казаныбыз белән бәйли торган күпер ролен үти. 

Опера, балетлар иҗат итмәсә дә, Мәсгут аганың музыка сәнгатендә үз иҗат стиле бар. «М.Имашев җырларны халык җырлары дәрәҗәсенә җиткереп яза», дигән иде бер әңгәмәсендә композитор Марс Макаров. Шуңа күрә дә аның җырлары күңелгә бик якын. Халык җырлары дәрәҗәсенә җиткереп иҗат итү – гасырлар буе туплана килгән музыкаль традицияләрне белү,  тою һәм тыңлаучыга ирештерә белү дигән сүз бит. Шуңа күрә дә М.Имашевнең кайбер җырлары легендага әйләнгән дә инде. И.Юзе­ев әсәре буенча куелган  спектакльдән күренекле артистыбыз Исламия Мәхмүтова башкаруындагы «Кыр казлары артыннан» җыры, шул ук авторның пьесасы нигезендә куелган «Гашыйклар тавы» спектакленнән «Яралы кош», Г.Ахунов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Утлар яна учакта» спектакленнән Гүзәлия җыры шундыйлардан. 

Иҗат кичәсендә юбилярны беренчеләрдән булып Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрик итте. «Татнефть» җәмгыятенең «Хәзинә» газетасы мөхәррире Илшат Мингәрәев бәйрәмдарга иң изге теләкләрен җиткерде. Күренекле җырчыларыбыз Искәндәр Биктаһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Гүзәл Уразова, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәфинә Ганиуллина һ.б;  театр артисты Әсхәт Хисмәт, дирижер Фоат Әбүбәкер котлауларын җыр-музыка аша ирештерде. 

Композитор Мәсгут Имашев классик жанрда да иҗат итә. Аның «Минем кайнанам» музыкаль комедиясе, виолончель өчен ике пьесасы, скрипка һәм баян өчен пьесасы, Казаныбызның 1000 еллыгына багышланган «Казан маршы» музыка сөючеләрнең күңеленә бик хуш килде. Шуңа күрә иҗат кичәсендә Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык музыка уен кораллары оркестры, музыка көллиятенең Люция Исмәгыйлева җитәкчелегендәге «Вдохновение» вио­лончельчеләр ансамбле  чыгыш ясавы нур өстенә нур булды.  

Бардадан «Гүзәл Чулман» бию ансамбле, театр училищесы шәкертләре, Мәсгут аганың оныгы  җырчы Айрат Имашевнең һәм хатыны, иҗатташы, фикердәше, тормыш терәге булган Фатыйма ханым белән бергә  башкарылган дуэтлар күңелгә җылы хатирә булып уелып калды. 

Ни кызганыч, олпат яшькә җиткән күренекле җыр­чы, композитор Мәсгут Имашевнең юбилей шатлыгын республикабыз хакимиятеннән берәү дә уртаклашмады...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев