Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Тәртип» радиосы Әниләр көне уңаеннан марафон башлый

Марафонда әби-бабай тәрбиясе, әти — бала мөнәсәбәтләре, балалар бакчасында булган мәсьәләләр күтәреләчәк.

 1 ноябрьдән «Тәртип» радиосы халыкара Әниләр көне уңаеннан «Әниләр марафоны»н игълан итә. Марафонның максаты — Инстаграмда татар телле әниләр өчен туган телебездә аралашу мәйданы, тәрбия, сәламәтлек, психология буенча татарча файдалы контент булдыру.

«21 көн дәвамында катнашучыларга инстаграмда 21 бирем тәкъдим итәчәк. Алар арасында „Декрет ялы“, „Бишек җыры“, „Балаларга хат“, „Әтиләр һәм бәбиләр“ кебек темалар булачак. Шуларның һәркайсына туры китереп, постлар куясы булачак. Марафонның бер көнен дә калдырмыйча, катнашып барган әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак», — диде «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Марафонның идея авторы Динара Әхмәт сүзләренчә, «Әниләр марафоны» тиз арада тамашачыларның игътибарын яулап алган. «Ул тапшыру буларак та алты ел дәвамында чыга барды. Барлык әниләрне катнашырга чакырам. Без — туган телебезне саклаучы иң мөһим кешеләр» — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Әти-әни, әби-бабай, психологлар — барысы да катнаша. Тапшыру әңгәмә формасында бара, җомга сәгать 16.30да чыга. Үз фикерен җиткерергә теләгән марафон катнашучыларын „Әниләр һәм бәбиләр“ тапшыруына чакырачакбыз», — диде «Әниләр һәм бәбиләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Ялалова.

«Тәртип» радиосының РR бүлеге житәкчесе Айсылу Лерон марафонда һәм тапшыруда әби-бабай тәрбиясе, әти — бала мөнәсәбәтләре, балалар бакчасында булган мәсьәләләр күтәреләчәген әйтте. «Бу тәҗрибә һәм осталык белән уртаклашу мәйданчыгына әйләнә. Әниләр милләтебезнең асыл кызлары һәм улларын үстерү серләренә төшенәчәк», — диде ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев