Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Төнлә Казанда тугыз катлы йортның балконында чыккан янгында ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.

Бүген төн уртасыннан соң Блюхер урамындагы 4нче йортның җиденче катында балкон януы хакында хәбәр килгән. Ялкын телләре өлешчә фатирны да ялмап алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Янгын сүндерүчеләр фатирда калган ир-атны урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Моннан тыш, аш бүлмәсеннән бензин салынган ике алюминий канистра да алып чыкканнар. Табиблар 72 яшьлек зыян күрүчене коткарырга тырышса да, ул һәлак булган. 

 

 

Янгынның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 20 кеше, шул исәптән өч бала урамга чыгып өлгергән. Янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев