Мәдәни җомга

Тинчурин театры яңа сезонын Кәрим Тинчуринның туган көнендә ача

Театрның яңа 88нче сезоны «Полиционер» спектакле белән ачылачак.

Тинчурин театры яңа сезонын күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә — 15 сентябрьдә ача. Сентябрь аеның афишасы әзер.

«Театрның яңа 88нче сезоны „Полиционер“ спектакле белән ачыла», — дип хәбәр итә матбугат үзәге. Спектакль Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Туфан Имаметдинов тарафыннан куелган.

Сентябрь аенда тамашачыга «Галәм. Әгъләм», «Утка очкан күбәләктәй…» кебек премьера спектакльләре, «Беренче мәхәббәт», «Күрәсем килгән иде», «Назлы кияү», «Кияүләр» кебек театр репертуарында күптән булып, тамашачы яратып йөргән әсәрләр тәкъдим ителә.

Тинчурин театры сентябрь аенда яңа баш режиссерны көтә. Театрга баш режиссер итеп Туфан Имаметдиновның билгеләнүе көтелә. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: