Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театры татар хатын-кызына багышланган кыска опералар әзерли

Премьера 21-23 апрельдә көтелә.

Тинчурин театры татар-хатын кызы турында «Умай» лабораториясендә язылган эскизлар буенча опера спектакльләре әзерләп репертуарга кертергә планлаштыра.

«Лаборатория төрле форматта була. Кайчагында нәтиҗәсен көтмичә нәрсәдер эшләү дә әһәмиятле. Безнең очракта нәтиҗә әһәмиятле иде — спектакль репертуарга керәчәк», — диде лаборатория кураторларының берсе Энҗе Дусаева.

Лабораториянең максаты — татар телендә өч кыска камера операсы булдыру. Лаборатория Умай хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталган. Оештыручылар аны феминистик лаборатория дип атаган.

Лаборатория кысаларында ул өч либретто язылган. Либреттоны шагыйрә һәм драматруг берләшеп яза, ягъни драматург фабуласын төзи, шагыйрә текстны шигъри калыпка салы. Шигъри текстка хәзер музыка языла.

Лабораториядә шагыйрьләр Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Миләүшә Гафурова, драматурглар Энҗе Гыйззәтова, Динә Сафина катнаша. Алар белән шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәи Энҗе Дусаева кураторлык итә.

«Энҗе безне татарча чәй ясап чакыра, хәл-әхвәл сораша. Без чын татар хатын-кызы кебек уйлаганыбызны нык итеп әйтә идек, ләкин Энҗе безне йомшарта иде», — ди шагыйрә Эльвира Һадиева.

Лаборатория спектакльләре татар хатын-кызының татар мәгърифәтенә, тарихи үзгәрешләргә керткән өлешенә багышланган. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев