Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тинчурин театры тамашачысын бинаның серле урыннары буйлап экскурсиягә чакыра

Татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан Тинчурин театрында «Театр яктылыкка, нурга илтә!» дип аталган экскурсияләр үткәрелә башлый.

Тинчурин театры музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова сөйләвенчә, театрда экскурсияләр ике форматта узачак. Аның берсе театр музеенда булса, икенчесе театрның иң серле урыннарында булачак дип вәгъдә итә ул.

Театр музеенда һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә спектакльгә килгән тамашачылар өчен экскурсияләр оештырыла башлый. Экскурсия вакытында Кәрим Тинчурин белән бәйле истәлекләр, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган кызыклы фактлар сөйләнеләчәк, шәхси әйберләре һәм архив документлары белән танышып булачак.

Экскурсиянең икенче форматы музей белән генә чикләнмичә, театр белән таныштыра. Тинчурин театрының тарихи бинасы һәм данлыклы спектакльләре, танылган шәхесләре, сәхнә арты, декорация һәм костюмнар — боларның барысын экскурсия вакытында күреп була. Мондый экскурсияләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә була. Башлана — 15:00 сәгатьтә.

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев