Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Тавык та, бал корты белән балык та исәпкә алыначак

Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады. Арча һәм Балтач районнарында бу эш август аеннан ук алып барыла. Октябрьдән калган районнар да кушылды.

Идентификацияләү терлек хуҗасының үз акчасына башкарыла. Шәхси хуҗалыкларга бер сыерга шәхси номер бирү 50 сум, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 100 сум булачак. 

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов искәрткәнчә, терлекләргә биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә һәм ул бердәм мәгълүмат системасында теркәлә. Бирка ярдәмендә терлекнең туган сәгатеннән алып бүгенге көнгәчә аңа нинди вакциналар ясатылуын, нинди ветеринария чаралары үткәрелүен, сатылган очракта кайсы төбәккә җибәрелүен һәм башка шундый мәгълүматлар белән танышып була. Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, сатыла да алмый. Бу исә беренче чиратта республикада терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар таралуны булдырмас өчен кирәк, дип, ул күптән түгел генә берничә районда кош гриппы таралу очракларын искә алды. 

Алыпсатарлар документларсыз гына арзан бәягә алган терлек, кошларны сатып та җибәрергә мөмкин. Буа фермеры хуҗалыгында да кош гриппы ветеринария белешмәсеннән башка Чувашиядән китереп сатылган авыру үрдәкләр аркасында килеп чыкты. 

Моннан тыш, күрше төбәкләрдә, аерым алганда Самара өлкәсендә африка чумасы теркәлгән. Шуңа да читтән китерелгән терлек, кош-кортларны сатып алганда ветеринария белешмәсенең булу-булмавы турында кызыксынырга кирәк. 

Бүгенге көндә республикада 699,4 мең баш мөгезле эре терлек санала, шуның 2,927 меңе идентифицикацияләнгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларда терлекләрне идентификацияләү сезонлы ветеринария-профилактикалау чаралары алып барылган вакытта башкарыла. Ә яңа туган бозауларга бирка беренче тәүлектә үк куелачак. 

Быелдан мөгезле эре терлекләр идентификацияләнсә, киләсе елдан бу эшне вак мөгезле терлекләр һәм атлар, 2022 елда дуңгызлар һәм кош-кортлар, 2023 елда кыйммәтле мехлы җәнлекләр, 2024 елда балыклар һәм бал кортларында дәвам иттереләчәк. Махсус номер бал кортларына түгел, умарта ояларына биреләчәк. Балыкларга килгәндә, алар торган сулыклар идентификацияләнәчәк. Тавык, каз, үрдәкләргә дә номерны 15-20 баштан торган төркемнәргә бирәчәкләр.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X