Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары башлана

Дәресләр атнага ике тапкыр узачак, укыту курсы алты айга исәпләнгән.
1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачыла. Дәресләр Татарстанның 100 мәчетендә оештырылачак. Бу хакта Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.
«2020-2021 уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтендә, шул исәптән, Казанның 45 мәчетендә булачак. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрдә, районнардагы мәчетләрдә барлыгы 3000 тирәсе укучының килүе көтелә», — ди ул.
Ректор сүзләренчә, укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. Курсларга башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай.
«Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Мәчетләрдә дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән — 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде ул.
«Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштерелеп, Федераль белем бирү стандартларына туры китереп, кыска вакытлы курсларда белем алучылар өчен махсус төзелеп, төсле иллюстрацияләр белән баетылып 2500 данә белән нәшер ителде», — дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Зилә Мөбәрәкшина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 08:00Рүзәл ЮСУПОВ: Нәфес һәм чама хисеТормыштагы күптөрле бәла-казаларның нигезендә адәм балаларының чама хисенә ия булмаулары һәм шушы төшенчәгә якын торган сыйфат – нәфесләрен тыя белмәүләре тора.47700
-
9 август 2022 - 12:00Укытучы кыз бәхете (ХИКӘЯ) «Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...15000
-
9 август 2022 - 11:00Р.Гафаров: «Аксенов-фест»ның төп миссиясе – әдәбиятта яңа исемнәр ачу» 19-21 нче августта Казанда лекцияләр, күргәзмәләр, «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру, иҗади очрашулар узачак.10800
-
9 август 2022 - 10:00Камал театрының яңа бинасын аның 120 еллыгына ачарга җыеналар Камал театрының яңа бинасын ачу аңа нигез салуның 120 еллыгына багышланырга мөмкин. Хәзер объект буенча проект-тикшерү эшләренә техник бирем әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Камал исемендәге Татар дәүләт театры директоры Илфир Якупов хәбәр итте.12301
-
9 август 2022 - 09:00Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды Премия ияләре - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.13400
-
9 август 2022 - 06:25Бәбки авылы Хәлиулла берничә үлгән иптәшләре арасында, 2 атна яраланган килеш снаряд чокырында ята. Ике атнадан соң янә һөҗүм итеп, совет гаскәрләре 301 биеклекне алгач, Хәлиулланы медсанбатка алып китәләр. Шул ике атна арасында аның һәлак булды дигән хәбәре барлык инстанцияләргә таралып өлгерә, ул һәлак булганнар исемлегенә кереп кала.17500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.30300
-
8 август 2022 - 13:00Әтнәдә «Җиз самавыр» фестивале узды Әтнә районы Кышлау авылында «Җиз самавыр» фестивале узды. Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара «Маһитап» чишмәсе белән бәйле.17000
-
8 август 2022 - 12:00Чаллының Әдәби тарихны өйрәнү музеена бер экспонат өстәлде «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе китапханәсендәге китаплар арасыннан иске пластинка килеп чыкты. «Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» дип язылган иде аңа.16700
-
8 август 2022 - 11:00Казан Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерүгә Ростуризмнан субсидия алачак Тарихи үзәктә яңа эскәмияләр, фотозоналар, навигация, архитектура яктырткычлары һәм мультимедиа инсталляцияләре барлыкка киләчәк.14400
-
8 август 2022 - 10:00Әтнә музеенда күптән көтелгән ремонт эшләре башланды Олы Әтнә авылында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда ремонт эшләре башланды.16200
-
8 август 2022 - 09:00Муса Җәлилнең кызы Татарстанның Бөгелмә районында имән агачлары утыртты Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә булды. Очрашуны туган якны өйрәнүче, Карабашта туган журналист Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Казандагы Муса Җәлил музее вәкилләре оештырды. «Лениногорск хәбәрләре» шул турыда яза.18502
-
8 август 2022 - 08:00Хикәятләр Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә: – Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.26601
-
7 август 2022 - 06:06Үз илендә сандугач Җырчы башка артистны кабатларга тиеш түгел. Ә бездә нәкъ берәр җырчының сәхнәдә басып торуын, аның кул хәрәкәтләрен күчереп, хәтта аягын да аның кебек үк кәкрәйтеп җырлаучылар бар.28801
-
9 февраль 2022 - 09:07Алмаз Хәмзин "Оятсызлык" шигырен укый / Алмаз Хамзин читает стихотворение "Бесстыжие"
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
18 май 2022 - 10:00Шоумен Рамил Шәрәфиев: Кеше телне сакларга гына түгел, ә популярлаштырырга тиештер Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.103701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 2220547
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика