Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанның төбәк лидерлары «Яңа кешеләр» партиясенең таянычы булачак

«Яңа кешеләр» партиясе башлыгы Алексей Нечаев башкалада гына түгел, ә төбәкләрдә дә халыкның тормышын яхшырту өчен конкрет шартлар тудырырга кирәк, дип ышана.

Сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда «Яңа кешеләр» («Новые люди») партиясенә нәкъ менә төбәкләр һәм җирле лидерлар терәк-таяныч булачак. Болар төбәктәге проблемаларга игътибар юнәлткән актив кешеләр. Алар үз төбәкләрен ничек итеп нәтиҗәле үстерергә икәнен төгәл белә. 

«Яңа кешеләр» партиясе башлыгы Алексей Нечаев башкалада гына түгел, ә төбәкләрдә дә халыкның тормышын яхшырту өчен конкрет шартлар тудырырга кирәк дип ышана. 

«Безнең партия бюджетны дөрес итеп бүлү һәм төбәкләргә зуррак вәкаләтләр бирү яклы», — диде Алексей Нечаев. 

Яңа кешеләр төбәкләрдәге йөзләгән лидерны берләштергән инде. Алар Яңа кешеләрнең сәясәтен хуплый. Дәүләт Думасына сайлауларга партия белән бергә Якутск шәһәренең халык мэры Сардана Авксентьева, Мәскәүдә яшәүче блогер Рәмис Яппаров, «Сборная РУДН» КВН командасының элекке капитаны Сангаджи Тарбаев һәм төбәкләрдән башка вәкилләр барачак. 

«Яңа кешеләр» партиясе тарафдарлары Сардана Авксентьеваның Якутск мэры вазифасында башкарган эшләрен күзәткән. 

«Ул халык белән турыдан-туры Instagram’да аралаша башлаган беренче төбәк лидеры булды. Ул заманча сәясәт трендын булдыра. Сардананың безнең командада булуына мин бик шат. Шушындый яңа кешеләр аркасында безнең илнең яңару шансы бар», — диде Алексей Нечаев. Шуңа күрә нәкъ менә Сардана Авксентьева партия җитәкчелегенә төбәкләрне нәтиҗәле үстерергә ярдәм итәчәк. 

Татарстан Республикасында» Яңа кешеләр» партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатларның берсе — Гөлназ Гыйззатуллина. Ул гаилә институтына һәм әниләргә актив ярдәм итә. Бу партия принципларына туры килә. 

«Яңа кешеләр» — ул өмет. Үзебезнең төбәктә тормышны яхшы якка үзгәртәсем килә. Бик күп яшь әниләрне берләштердем инде. Без бергәләп балалар үстерәбез һәм уртак проблемаларны хәл итәбез. Бу тәҗрибә республика һәм илебез өчен бик әһәмиятле. Яңа кешеләр белән барсын да яхшыга үзгәртә алырбыз дип ышанам», — диде Гөлназ Гыйззатуллина. 

«Яңа кешеләр» партиясенең абруйлы төбәк активистларын сайлау төбәкләрдә партиянең позицияләрен ныгытачак. «Яңа кешеләр» партиясе белән сайлауларга Россиянең һәр субъектыннан бары тик эш күрсәткән кешеләр генә барачак. Киләсе сайлаулар өчен партиянең дөрес сайланган стратегиясе — кешеләрнең имин киләчәгенә нигез. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев