Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстандагы бер китапханәдән алган китапны икенчесенә тапшырырга мөмкин булачак

Китапханәгә китапларны укучы заказы белән кайтару оештырылачак.

Татарстандагы бер китапханәдән алынган китапны башка китапханәгә кайтарып бирү мөмкинлеге булачак.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, укучының кайсы районда булуына карамастан, ул кирәкле китапны заказ белән китапханәгә кайтара алачак. Алынган китапны теләсә кайсы китапханәгә кире тапшырып булачак.

«Без Республикадагы китапханә хезмәте концепциясенең форматын үзгәртергә телибез. Бердәм укучы билеты проекты ун ел элек башланып киткән иде. Хәзерге вакытта һәр китапханәнең үз фонды бар, без бөтен Республика буенча бер фонд булдырырга телибез», — дип сөйләде Милли китапханәдә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. 

 

 

Мәдәният министры хәзерге вакытта юридик сорауларның хәл ителүен әйтте, чөнки китап матди кыйммәткә ия. «Фондларны комплектацияләү җавапсыз калган гаризалар нигезендә эшләнә. Китапка ихтыяҗ зур икән, киләсе комплектация вакытында ул истә тотылачак», — дип сөйләде ул.

Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова укучы билеты бердәм булу сәбәпле, китаплар белән куллану кагыйдәләренең дә бердәм булырга тиешлеген ассызыклады.

Татарстан Милли китапханәсенең Пушкин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан яңа бинасында бүген китаплар бирә башладылар. Иртәнге 9:00 сәгатьтән кичке 21:00 сәгатькә кадәр китап алырга була. Моның өчен абонемент буенча да хезмәт күрсәтә торган, автоматик китап бирү системасы белән җиһазланган универсаль залга килеп, укучы билетын алырга кирәк.  

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев