Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак

Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.

Быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык финанслар бүленәчәк. Шулай ук Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Илкүләм проект нигезендә, гомуми озынлыгы 96 километрдан артык төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Шулар арасында: Казан — Шәмәрдән, Чаллы — Водозабор — Илбакты — Калмия — Минзәлә — Боерган, М7 «Волга» — Иске Матвеевка, Арча — Зур Әтнә, Зәй — Бухарай һ.б.

Моннан тыш республиканың барлык зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре узачак. Мәсәлән, Казан агломерациясендә барлыгы 61 километрдан артык озынлыкны тәшкил иткән 32 объект ремонтланачак.

Чаллы агломерациясендә юл ремонты барлыгы 48 километр озынлыктагы 12 объектта үткәреләчәк. Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 11 километр булган 5 объект ремонтланачак.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланды. Моңа кадәр ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип атала иде. Проектның максаты — 2024 елга зур шәһәр агломерацияләрендәге юллар челтәренең норма таләпләренә туры килүен 85 процент дәрәҗәсенә җиткерү. 

 

 

Мәгълүм булганча, 2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча эшләрне финанслау 8,6 миллиард сумны тәшкил итте.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X