Мәдәни җомга

Татарстанда ялган санитар табиблар пәйда булган

Казанда үзләрен Роспотребнадзор хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр эшмәкәрләргә шалтыратып, төрлечә алдау очраклары арткан.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина сүзләренчә, эшкуарларга көненә дистәләрчә шалтырату килә икән. Казанда эшмәкәрләр алдакчылар гамәлләренә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән.

– Мошенникларның Роспотребнадзор исеменнән гражданнарга шалтыратулары хакында гәрчә киң яктыртып киләбез. Әмма, моңа да карамастан, 7 августтан башлап, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә көн саен җәмәгать туклануы, ваклап сату, кунакханә бизнесы өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләрдән дистәләрчә шалтыратулар килү дәвам итә, – дип аңлатты санитар табиб Любовь Авдонина.

Шикаятьләр, нигездә, үзен идарә җитәкчесе ярдәмчесе булып тәкьдим иткән һәм тикшерү үткәрелүгә бәйле рәвештә санитар-гигиена таләпләренә кагылышлы әдәбият, тиешле методика сатып алырга, шулай ук тикшерү мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итүче билгесез затлар турында бара. “Шалтыратулар 8(996) 531-78-26 номерыннан кергән”, - дип билгеләп үтте Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина һәм әлеге шалтыратуларга бернинди катнашыбыз юк, дип өстәде.

Санитар табиб ассызыклаганча, аларның хезмәткәрләре тикшерү барышында хезмәт таныклыгын күрсәтә, ә аларның шәхесен кадрлар хезмәтендә ачыкларга мөмкин. Бизнесменнарны мошенникларның тозакларына эләкмәскә сорый ведомство вәкиле. Любовь Авдонина әлеге шалтыратулар дәвам итсә, кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА.

"Шәһри Казан"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: