Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда мотоциклга утырган балыкчылар боз астына төшеп киткән

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары зыян күрүчеләрне аэрочаналарда ярга чыгарган.

Татарстанда балыкчылар утырган мотоцикл Идел елгасында боз астына төшеп киткән. Зыян күрүчеләр ярга чыга алмаган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

 

Бүген 9.17 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Тәтеш районында Идел елгасында пристаньнан 300 метр ераклыкта балыкчылар утырган мотоцикла боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Өч ир-атның икесе судан үзләре боз өстенә чыккан. Әмма ярга кадәр бара алмаган, чөнки боз ярылган.

 

 

Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары зыян күрүчеләрне аэрочаналарда ярга чыгарган. Ир-атларга мецина ярдәме кирәк булмаган.

 

 

 

Полина Шевчук

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев