Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү өчен алшартлар юк

Республиканың барлык гомуми белем бирү оешмалары көндезге режимда эшләүләрен дәвам итә.

Татарстанда бүген мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү өчен алшартлар юк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«Мәктәпләрнең дистанцион укуга күчәргә әзерләнүләре турында күп кенә дөрес булмаган имеш-мимешләр барлыкка килде. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары да шундый фаразлар язды. Бүген дистанцион укуга күчү өчен алшартлар юк», — диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Алсу Әсәдуллина сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада барлык мәктәпләр дә көндезге режимда эшли. «Әйе, безнең тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авырый торган укытучыларыбыз бар. Әмма бу мәктәпләрне дистантка күчерергә тиеш дигәнне аңлатмый.

Казанның 8нче гимназиясе укучыларының әти-әниләре бик нык борчылды. Әмма Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) бу мәктәптә Covid-19 авыруының бер генә очрагын да расламады. Шуңа күрә бу мәктәптә барысы да авырый һәм аны ябарга кирәк, дип әйтергә кирәкми», — дип өстәде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, тулаем Татарстан буенча Казанның сигез мәктәбендә 11 сыйныф бер атналык карантинга ябылган, чөнки укучылар арасында тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар 20 проценттан артып киткән.

«Иң мөһиме — мәктәптә балалар өчен куркынычсыз шартларны саклап калу өчен барлык санитария кагыйдәләрен үтәүне дәвам итү. Бүлмәләрне җилләтү, җыештыру, дәресне төрле вакытта башлау, бер бүлмәдә укучыларны күпләп җыймау мөһим һәм, әлбәттә, мәктәп укытучылары битлек режимын үтәргә тиеш, аның турында бөтен педагоглар белә. Уку режимын дәвам итә алу өчен, бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк, чөнки дистанцион формат ата-аналарга һәм укытучыларга уңайсыз. Балаларга да укытучының тере сүзен ишетү мөһим», — дип йомгаклады Алсу Әсәдуллина. 

 

Надежда Гордеева

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев