Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда «Мин булдырам» талантлар бәйгесенә гаризалар бирү старт алды

«Четыре татарина» КВН командасында катнашучы Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект башлап җибәрде.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Тамашада һәр балигъ булмаган граждан катнаша ала. Төп критерий - барлык номерлар да татар телендә башкарылырга тиеш, дип яза ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Проектның номинацияләре: «бию», «вокал», «оригиналь жанр» һәм  «фокус». Гариза бирү кампаниясе 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен Min_buldiram@mail.ru электрон почтасына гариза бирергә (хат темасына «Хочу в шоу!» дип өстәргә), ФИО һәм элемтә өчен номер язырга кирәк. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучылар төшерү өчен чакырылачак.

Проектның төп җиңүчесе 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Катнашучыларны ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова бәяләячәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев