Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда коронавируска антитәнчекләр тикшерү өчен бушлай тест үткәреләчәкме?

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы антитәнчекләргә массакүләм тест үткәрү мөмкинлеге турында бәяләмә бирде.

Республикада антитәнчекләргә массакүләм бушлай тест үткәрү планлаштырылмый, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

"Барча кешегә да антитәнчекләргә тестлар ясалмый", - дип җавап бирде ул журналистларга.

Ул билгеләп үткәнчә, иммуноглобулиннарының ачыклануы пациентның коронавирус белән авыруы турында сөйләми - ахыргы диагнозны табиб куя.
«Әлеге чирне йоктырып, сихәтләнү турында мәгълүматның бердәнбер дөрес чыганагы булып һаман да ПЦР кала бирә», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Жаворонков элегрәк хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе белән авырган һәм антитәнчекләре булган кешеләргә аңа карата прививка ясарга кирәкми. Вакцинация алдыннан ПЦР-диагностика һәм антитәнчекләрнең булуына ике анализ үткәрелүе турында да искәртте министр урынбасары.

 

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев